Ел башыннан районда сигез янгын очрагы теркәлгән
Ел башыннан районда сигез янгын очрагы теркәлгән. Бу үткән елның шул чорыннан дүрт тапкырга күбрәк.
Елны ничек каршылыйсың, ул шулай узачак, диләр. Мөгаен, әлеге сүзләрдә хаклык бардыр. Әйтик, 2016 елның беренче январь төнендә үк янгын сүндерү службасы Иске Чүпрәле авылындагы хуҗалыктагы янгынны сүндерергә чыкты. Аннан икенче янгын Иске Элмәле авылында 17 январьда теркәлгән. Бу көнне элеккеге дуңгыз фермасы бинасы яна. Электр һәм газ белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә газ баллоннары шартлый, бәхеткә зыян күрүче булмый. Февральдәге янгын автотранспорт чаралары белән бәйле, ике автомобильгә ут төртү буенча җинаять эше дә кузгатылган. Янгыннарга иң бай ай булып март ае санала. Сигез очракның бишесе нәкъ шушы айда теркәлә. Бер көнендә, хәтта ике янгын була. Өч очракта шәхси йортлар зыян күрә, берсендә мунча яна, берсендә исә кибет эче янып бетә. Соңгысы Шланга авылында булган хәл. Кибет хуҗалары төнгегә җылыту җиһазын кабызган килеш калдыралар, нәтиҗәдә, кибет киштәләрендәге продукция һәм бинаның эче яна. Яңа Шигали авылындагы янгынны да гыйбрәт итеп китерергә була. Шәһәрдә кышлаган хуҗалар, авылга кайтып мунча якмакчы була. Төтен юлларын, мичнең төзеклеген карап тормыйлар... нәтиҗә исә, аяныч. Күрәсез, күпчелек очракта янгыннар килеп чыгуның сәбәбе кешеләрнең битарафлыгында, янгыннан саклануның гади генә кагыйдәләрен дә үтәмәүдә.
Электр җиһазларын кулланганда да аның белән эшләү тәртибе язылган кәгазьне дә укып торуны кирәк дип санамыйбыз, кайчакта. Ә иң кирәкле мәгълүматлар шунда язылган бит.
Янгыннарның тагын да аянычлырак тәмамланырга мөмкин икәнлеген, үткән ел, Матак авылында өч кешенең гомере өзелү очрагы искәртә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район буенча идарәсе начальнигы, эчке служба подполковнигы Василий Битяков:
-Янгын чыгуның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, көнкүреш электр приборларыннан, газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү.
Һәр электр җиһазының куллану вакыты бар. Уртача ул 10 елны тәшкил итә. Иске электр җиһазын һәм үткәргечләрне яңасына алмаштыру мөһим. Мичләр белән дә сак эш итәргә кирәк, төтен юлларын тикшереп торырга, барлыкка килгән ярыкларны сыларга, төзәтергә кирәк. Язгы чорда тирә-яннарны чистарту, чүп-чар яндыру башлана. Әлеге уңайдан райондашларны алдан ук кисәтеп, кагыйдәләр үтәлмәгән очракта штрафлар салыначагын җиткерәм. Ел дәвамында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре шәхси сектордагы йортларны тикшерә, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлата. Шулай да янгыннар саны кимеми. Бәхетсезлек сорап йөрми, аннан беркем дә иминиятләштерелмәгән. Шуңа да райондашларыбызга тагын бер кат кисәтеп, сакчыл булырга өйрәнегез диясем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев