Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәле хокук сакчылары тарафыннан рейдларда 418 автомобиль йөртүче тоткарланган

Ел башланганнан бирле район территориясендә дүрт юл- транспорт һәлакәте булды, аларда дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.

Юлларда автотранспорт катнашындагы фаҗигаләрне булдырмау максатыннан, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре масштаблы рейдлар үткәрүне гамәлгә ашыра башладылар. Шундый 12 рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 418 автомобиль йөртүче тоткарланды, 13 шоферның исерек хәлдә руль артына утырганлыгы ачыкланды, административ штрафларны үзвакытында түләмәгән 12 шоферга карата тагын да катырак җәза билгеләнде. Суд карары белән ике шофер рәшәткә артына утырды, ә ун автомобиль махсус стоянкага куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларда иминлек