Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәлеләр, мошенниклардан сак булыгыз!

    Мошенниклар белән көрәш кискенләшә бара. Әледән- әле аның яңа төрләре ачыклана. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу юнәлештә халыкка аңлату эшләре алып баруга да карамастан, "ятмәгә" өләгүчеләр очраштыргалап тора.

    Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда мошенниклыкның "Әни коткар," "Сез - җиңүче", "Социаль хезмәткәр", "Бозым", "СМС-үтенеч", "Түләүле код", "Банк карталарыннан акча урлау" кебек төрләре популярлашып китте. Кыскача әйткәндә, җиңел кәсепне үз итүчеләр теләсә нинди сәбәп белән гражданнарның акчаларына ия булырга омтылалар. Ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны да бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, сыйфатсыз товар тарату, социаль хезмәткәр, табиб сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә.Әйтик, телефонга кыйммәтле бүләк оту хакында смс хәбәр килә. Күрсәтелгән номерга шалтыратсагыз, оператор сезгә конкурста катнашуыгызны дәвам итү өчен акча күчергә кирәклеген әйтәчәк. Акчаны алганнан соң, оператор кабат шалтырата һәм салым өчен тагын акча сорый, автомобильне каян килеп алырга икәнлеген аңлата. Моңа ышанып акча күчергән кешеләр соңыннан үзләренең капкынга эләгүен аңлый. Чегәннәргә ошаган ике хатын-кыз өйгә керәләр һәм хуҗалардан бер кичкә кундыруларын сорыйлар. Сүз ара сүз чыгып билгесез затлар йортта бозым булуны һәм аның акча, кыйммәтле әйберләр белән керүенә ышандыралар. Тиешле ритуалны башкарганнан соң, акчаларны ике тәүлеккә мендәр астына салып торырга кирәк, бозымның эзе дә калмый. Чегәннәргә тәмам ышанган халык нәкъ менә шулай эшли дә. Ике тәүлектән соң карасалар, мендәр астында бернәрсә дә калмаган була.

    Абонентның кәрәзле телефонына аның банк картасының блокировкалануы хакында хәбәр килә. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен күрсәтелгән номерга шалтыратырга кирәк. Шалтыратканнан соң элемтә челтәренең икенче очындагы зат серверда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын әйтә һәм теркәү өчен картаның номерын, ПИН-кодын сорый. Пластик картаның реквизитларын алгач, ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләргә тиешле сумманы үз телефоннарына күчерәсе генә кала. Бәлага юлыкмас, мошенниклар "тозагы"на эләкмәс өчен игътибарлы һәм сак булырга, шалтыратулар булган очракта теге яисә бу гамәлләр кылганчы иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. Хәзер банклар "мобильный банк" хезмәтен бик күп тәкъдим итә. Бу хезмәттән файдаланганда да бик сак эш итәргә кирәк. Телефон сим-картасын алыштырганда банкка хәбәр итү зарур, чөнки билгеле бер вакыттан соң оператор сезнең элеккеге симкагызны башка клиентка бирә. Ә ул аннан сезнең акчагызны да үзләштерергә мөмкин. Пластик картаны блокировкадан алу өчен мошенниклар мобиль телефондагы билгеле бер номерга шылтыратырга һәм карта турындагы барлык мәгълүматны язып җибәрергә кушалар. Барлык мәгълүмат кулга эләккәннән соң, алар ипләп кенә Интернет аша банк картасындагы акчаны үзләштерәләр. РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге район халкын игътибарлы булырга чакыра. Мошенниклар тозагына эләгүдән сак булыгыз, телефон аша шикле кешеләр шалтыратса, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерегез, 02 яки 2-20-45, 2- 23- 44, 2- 27- 44 номерлы телефоннар аша полициягә шалтыратыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: