Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә янгынга каршы торуның аерым режимы кертелде

    Яз җиттеме янгыннарның саны арта. Һәрберебез йорт тирә-янын, кыш буе җыелган чүп-чардан арынырга керешәбез. Һәм аны юк итүнең дә иң җиңел юлын-яндырып җибәрүне сайлыйбыз.

    Җәмгыятьләрдә исә салам эскертләренең калдыкларына ут төртүләр күзәтелә. Боларның барысының да, ут белән саксыз эш итүнең нинди аяныч хәлләргә китерүен күреп торабыз. Яңа гына Хакасиядәге аяныч хәл, ут белән сак булырга кирәклеген искәртте. Берничә ел элек кенә безнең районда да елга буендагы корыган үләнгә ут төртү сәбәпле аздан гына тулаем бер авыл көлгә әйләнми калган иде. Һәм мал-мөлкәтнең кадерле булуын, халык иминлеген тәэмин итүне күздә тотып Татарстан Республикасы, шул исәптән Чүпрәле районында да, янгынга каршы торуның аерым режимы кертелде.

    Бу чорда кырларда корыган үлән, салам калдыкларын һәм башка чүп-чарны караучысыз яндыру, урманнарга рөхсәтсез керү тыела. Янгынга каршы торуда җаваплылык йөкләнгән җәмгыятьләргә һәм төрле милекчелек формаларына караган башка оешмаларга янгын сүндерүгә көйләнгән техниканы, башка төр шөндый җиһазларны төзек тоту йөкләнә. Шулай ук авыл җирлеге башлыклары ДПО, ОНД членнары белән берлектә авыл тирә-яннарын кабат тикшереп чыгарга, урманнар янын сөрдерергә тиеш булалар.

    Чүп-чарны яндырган өчен административ җаваплылык та каралганын онытмасак иде. Игътибарлы булганда, бу миңа кагылмас әле, дип, ваемсызлыкка бирелмәгәндә генә, күршеңнең һәм үзеңнең мал-мөлкәтенә зарар салмассың. Һәрхәлдә, яз ул-шундый чор.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: