Чүпрәледә өч меңнән артык җәяүле административ җаваплылыкка тартылды
2015 елның 1 июленнән караңгы вакытта юлларда йөрүче җәяүленең киемендә яктылыкны чагылдыручы элементлар булу мәҗбүри, дип законга өстәмә кертелде.
Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.18 нче маддәсендә бәян ителгәнчә, җәяүлегә тиешле урында өстенлек бирмәгән транспорт хуҗаларына 1500 сум күләмендә штраф карала.Шул ук кодексның 12.29 нчы маддәсендәге 1 нче өлештә юл да йөрү кагыйдәсен бозган җәяүле дә җавапка тартыла, яисә 500 сум күләмендә штраф салынуы турында әйтелә. Быелның ун аенда Татарстан Республикасы юлларында җәяүлене бәрдерүнең 1300 очрагы теркәлде. Нәтиҗәдә 132 кеше һәлак булды, 1221 кеше тән җәрәхәте алды. Безнең район территориясендә дә өч меңнән артык җәяүле административ җаваплылыкка тартылды. Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләр автотранспорт юлларын бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына (зебра) аркылы чыгарга тиеш, ә юллар чатында моны юлның читеннән я тротуар буйлап эшлиләр. Тәүлекнең караңгы вакытында вакытында җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны кире кайтаручы элемент (мәсәлән, браслет) булырга тиеш. Якыннан яктырта торган фараларны кабызганда, караңгы вакытта җәяүле кешене 25 - 30 метр арада гына күреп була. Ә киемендә яктылыкны чагылдыручы элемент булганда, 130 - 140 метрдан, ә ерак яктырта торган фараларны кабызганда 400 метрддан күрергә мөмкин. Мондый очракта җәяүленең тәгәрмәч астына эләгү куркынычы 65 процентка кими дигән сүз. Балалар турында да берничә сүз. Уку елы дәвам итә. Сез, олылар еш кына балагыз белән мәктәпкә барасыз, урам аша чыгасыз. Ә бала өлкәннәрнең үз-үзен тотышын хәтеренә бик нык сеңдерә. Шуның өчен урамда йөргәндә сез аңа үрнәк булыгыз, кагыйдәләрне бозмагыз, чөнки балагызның сәламәтлеге һәм тормышы шуңа бәйле. Кагыйдәләрне, тапкырлау таблицасын яттан белгән кебек, белеп кенә калмагыз, аларны һәрчак үтәгез! Моны балаларыгыз да көн саен күрсен, сездән үрнәк алсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев