Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәледә штраф түләмәүче 77 шоферга бөркетмә төзелде

    Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе күп шоферларга таныш.

    Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә бирелгән штрафларны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тарту турында әйтелә. Хәзер гаепләнүчеләрнең "хәленә" керү максатыннан Хөкүмәт яңа закон да кабул итте. Штрафың белән 20 көн эчендә исәп- хисап ясыйсың икән, ул вакытта штраф суммасының 50 процентын гына түләргә туры килә. Ә менә билгеләнгән вакытта, яъни 60 көн дәвамында да гөнаһыннан арынмаучылар ул сумманы икеләтә арттырып түлиячәкләр. Әлбәттә, намуслы шоферлар өчен бу бик кулай. Тик нигәдер машина йөртүчеләрнең кайберләре моны аңлап җиткерми. Быелның биш аенда гына да әлеге статья буенча 77 шоферга карата административ бөркетмә төзелде. Алар арасында 15 тәүлеккә кадәр рәшәткә артына утыручылар да бар. Аларның алтысы мәҗбүри эшкә тартылды, ә калганнары штрафны икеләтә арттырып түләячәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: