Туган Як
  • Рус Тат
  • Чүпрәледә 5 автомобильче исерек хәлдә тоткарланган

    Агымдагы елның 1 сентябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата закон тагын да катгыйланды.

    Әлбәттә инде, җәзаның иң катысы исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Хәзер андыйларны элеккечә 15 тәүлеккә утыртмыйлар, ә 30 мең сум штраф түләттерәчәкләр. Тагын шунысы да бар, суд карары буенча 1,5 елдан 2 елга кадәр "права" дан да колак кагу карала. "Яңа закон гамәлгә кергән көннән соң 5 автомобильчене исерек хәлдә тоткарладык. Ә берсенең "права"сы моңарчы ук, рульдә исерек булганы өчен, суд тарафыннан алынган иде",-ди автоинспектор Айрат Хуҗиев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: