Чүпрәледә 1298 трактор-машинага техник күзәтү үтәсе

Бүгенге көндә районда 1298 берәмлек машина-трактор, шул исәптән 242 берәмлек прицеп исәпләнә. Һәм аларның күпчелеген дистә елдан артык кулланышта булган иске тракторлар тәшкил итә. Әмма закон таләбе һәркем өчен бер: юлга чыккан техника төзек булырга тиеш. Аннан соң законнар да үзгәреп тора бит. Техник карау өлкәсендәге соңгы яңалыклар турында "Гостехнадзор"...
-Илдар Иршатович, быелгы эш тәртибегез белән таныштырыгыз әле.
-Быел, беренче чиратта, җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиаллары балансында булган язгы кыр эшләрендә катнашачак машина-тракторларны тикшерәчәкбез. Аннан соң оешма, предприятиеләр, авыл җирлекләрендәге физик затларның кулланышында булган техникага чират җитәчәк. Терлек азыгы әзерләү, бөртекле ашлык һәм шикәр чөгендере алу комбайннарына техник күзәтү дә үткәреләчәк. Шәхси хуҗалыклардагы авыл хуҗалыгы техникасы да техник караудан читтә калмаячак.
Хәзерге вакытта җәмгыятьләрдә язгы кыр эшләрендә катнашачак техника, тракторлар, тагылма инвентарьлар төзекләндерелә. Инженер-техник белгечләр эшнең сыйфатына, юлга чыгачак техниканың, тагылма прицепларның тулысынча төзеклегенә нык игътибар бирсеннәр иде. Тракторларның һәм үз- йөрешле машиналарның тормоз, идарә итү системасы һәм электр җиһазларының торышы аерым контрольдә булырга тиеш. Аннан соң агымдагы елда безнең бүлеккә тормоз, руль системаларын, төтенләүне тикшерү өчен яңа приборлар кайтуын да искәртәсем килә.
-Үзйөрешле машиналарга һәм аларның прицепларына техник карау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде дип беләм. Әлеге үзгәрешләр нидән гыйбарәт?
-Яңа машиналарга техник карау, әгәр аларның производстводан эшләнеп чыкканнарына бер елдан артык булмаса һәм алар эксплуатацияләнмәгән булса, техник торышын тикшерми генә башкарылачак. Машинаның кайда теркәлгән булуына карамастан, ул "Гостехнадзор" органы урнашкан территориядә техник карау үтәчәк. Аннан соң яңа техника сатып алганнан соң хуҗа 10 көн эчендә транспортын "Гостехнадзор" бүлегендә теркәтергә тиеш. Яңа закон нигезендә, билгеләнгән срокта техникасын теркәтмәүчеләрне административ җаваплылыкка тарту каралган. Штрафлар физик затларга 1500 сумнан алып 2000 сумга, вәкаләтле затларга -2000-3500 сум, юридик затларга 5000нән 10000 сумга кадәр булырга мөмкин. Яңа техниканың бөтен төр документлары булуы да шарт.
-Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча машина яисә трактор хуҗаларына нинди дә булса рәсми документ биреләчәкме?
-Техника тулысынча куркынычсызлык таләпләренә җавап биргән очракта, элеккеге талоннар урынына техник тикшерү үтү турында таныклык биреләчәк. Әгәр машина куркынысызлык таләпләренең берсенә генә булса да туры килмәсә, техник карау турында акт биреләчәк. 20 көн эчендә машина хуҗасы төзексезлекләрне бетереп, транспортын кабат техник карау үткәрүгә алып килергә тиеш була. Бу очракта машинаның техник торышын тикшерү актта күрсәтелгән пунктлар буенча гына башкарылачак.
-Йомгаклап әйткәндә, техникасы булган һәркем, оешмамы ул, физик затмы, техник карау үткәрүгә җаваплы карарга тиеш булып чыга. Киресе күзәтелгәндә, сез судка да мөрәҗәгать итә аласыз. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
-
17 февраль 2019 - 18:47Зур Чынлы урта мәктәбендә очрашу узды Җирдәге бөтен тереклекнең чишмә башы, чыганагы була. Кешенең дә шундый чишмәсе бармы? Бар, әлбәттә. Кеше өчен чишмә башы- аның ата-бабасы нигезе, гаиләсе, халкының гореф - гадәтләре, горурланырдай, искә алырдай шәхесләре.17900
-
15 февраль 2019 - 14:45Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Галина апа Васильевага 90 яшь тулды Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Галина апа Васильеваны белгәннәр арасында аңа сокланмаган кеше юктыр, мөгаен.17000
-
15 февраль 2019 - 14:44Иске Уби авылында яшәүче Елена апа Черновага 95 яшь тулды Иске Уби авылында яшәүче Елена апа Чернова өенә килгән кунакларны көлә-көлә каршы алды.21500
-
15 февраль 2019 - 14:42Әфганстанда булган чүпрәлеле Геннадий Лелюков сөйли “Җанның татлылыгы снарядлар шартлаганда аңлашыла”17500
-
15 февраль 2019 - 14:40Әфганстанда булган чүпрәлеле Ирек Яфизов сөйли Әфганстанның утлы сукмакларын узган, сугышны үз күзләре белән күргән һәм берничә мәртәбә үлем белән йөзгә - йөз очрашкан егетләр сөйли23800
-
15 февраль 2019 - 14:38Әфганстанда булган чүпрәлеле Виктор Петухов сөйли Әфганстанның утлы сукмакларын узган, сугышны үз күзләре белән күргән һәм берничә мәртәбә үлем белән йөзгә - йөз очрашкан егетләр сөйли25200
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.35100
-
15 февраль 2019 - 14:22Иске Шәйморза "Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәгә сәяхәт кылдылар Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.16400
-
14 февраль 2019 - 14:02Чүпрәлелеләрне хезмәтне саклау буенча укыттылар “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе (ТИПКА) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында 40 сәгатьлек программа белән хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча укулар уздырды.20000
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.18500
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.34100
-
13 февраль 2019 - 15:01“Ак калфак”лылар иҗат отчеты концертларында катнаша Мунчәли авылы мәдәният йортында ел саен иҗат отчет концерты уза.30400
-
13 февраль 2019 - 14:53Мунчәли авылы балалары әфганчы солдатның әти-әнисе белән очрашты 1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте.24000
-
8 ноябрь 2018 - 19:21Ульяновск өлкәсендә яшәүче татарлар Казанда «Башваткыч» тапшыруында катнашты
-
15 октябрь 2018 - 19:44Татар Уби авылы турында җыр (Алинә Әсматуллова)
-
17 февраль 2019 - 18:22Чүпрәледә Әфганчылар көнен билгеләп үттеләрЧара автомашиналар йөреше белән башланып ките.18600
-
17 февраль 2019 - 18:13Кече Чынлыга иң көчле көрәшчеләр җыелдыХезмәт ветераны, үзе дә оста көрәшче булган һәм шул ук вакытта көрәш ярышларында бик гадел хөкемдарлык иткән Мансур Рәимов истәлегенә уздырылган региональ турнирда йөзгә якын көрәшче катнашты.22200
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.35100
-
15 февраль 2019 - 14:38Әфганстанда булган чүпрәлеле Виктор Петухов сөйли Әфганстанның утлы сукмакларын узган, сугышны үз күзләре белән күргән һәм берничә мәртәбә үлем белән йөзгә - йөз очрашкан егетләр сөйли25200
-
15 февраль 2019 - 14:40Әфганстанда булган чүпрәлеле Ирек Яфизов сөйли Әфганстанның утлы сукмакларын узган, сугышны үз күзләре белән күргән һәм берничә мәртәбә үлем белән йөзгә - йөз очрашкан егетләр сөйли23800
-
17 февраль 2019 - 18:13Кече Чынлыга иң көчле көрәшчеләр җыелды Хезмәт ветераны, үзе дә оста көрәшче булган һәм шул ук вакытта көрәш ярышларында бик гадел хөкемдарлык иткән Мансур Рәимов истәлегенә уздырылган региональ турнирда йөзгә якын көрәшче катнашты.22200
-
15 февраль 2019 - 14:44Иске Уби авылында яшәүче Елена апа Черновага 95 яшь тулды Иске Уби авылында яшәүче Елена апа Чернова өенә килгән кунакларны көлә-көлә каршы алды.21500
-
17 февраль 2019 - 18:22Чүпрәледә Әфганчылар көнен билгеләп үттеләр Чара автомашиналар йөреше белән башланып ките.18600
-
17 февраль 2019 - 18:47Зур Чынлы урта мәктәбендә очрашу узды Җирдәге бөтен тереклекнең чишмә башы, чыганагы була. Кешенең дә шундый чишмәсе бармы? Бар, әлбәттә. Кеше өчен чишмә башы- аның ата-бабасы нигезе, гаиләсе, халкының гореф - гадәтләре, горурланырдай, искә алырдай шәхесләре.17900
-
15 февраль 2019 - 14:42Әфганстанда булган чүпрәлеле Геннадий Лелюков сөйли “Җанның татлылыгы снарядлар шартлаганда аңлашыла”17500
-
15 февраль 2019 - 14:45Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Галина апа Васильевага 90 яшь тулды Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Галина апа Васильеваны белгәннәр арасында аңа сокланмаган кеше юктыр, мөгаен.17000
-
15 февраль 2019 - 14:22Иске Шәйморза "Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр китапханәгә сәяхәт кылдылар Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.16400
-
15 февраль 2019 - 14:48Чүпрәлегә әфганчы – офицерлар килде Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең ФСБ каршындагы Федераль хезмәт органнарының дәүләт иминлеге музее директоры, чик буе гаскәрләре подполковнигы Ровель Кәшшапов җитәкчелегендәге бер төркем офицерлар районыбызга килде. Аларны район башлыгы Марат Гафаров кабул итте.12300
-
15 февраль 2019 - 14:35Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел булды Әфганстан – йөрәк ярам...6000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47502 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика