Чүпрәледә 12 трактор хуҗасы төрле суммаларда штрафка тартылды

Агымдагы елның 9 июненьнән 30-ына кадәр, Татарстан Республикасында һәм шул исәптән Чүпрәле муниципаль районында да "Трактор- прицеп" операциясе үткәрелде. Аның кысаларында 89 трактор, үзйөрешле машина һәм прицеплар тикшерелде.
"Ростехнадзор" ның район бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаровның әйтүенә караганда, мондый чаралар тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашында аварияләр булдырмауны максат итеп куя.
- Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге категория транспорт белән "ДТП" лар һәрвакыт диярлек авыр нәтиҗәләргә китерәләр һәм күпчелек очракта аларның техник төзексезлеге аркасында килеп чыгалар. Операция барышында тракторларның, үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәлүе, ОСАГО полисы, йөртүче яки механизатор таныклыгы, юллама документациясе булу- булмавы, агрегат номерлары туры килү- килмәве тикшерелде,- ди ул. Юллардагы, авыл җирлекләре территорияләрендәге һәм шулай ук басуда терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техника да игътибардан читтә калмаган. 24 июньдә, мәсәлән, Зур Чынлы авылы басуында Р. Алимов үзенең тиешенчә теркәлмәгән тракторы белән печән әзерләүдә эшли. Аның авылдашы З. Камалиев та үзенең "МТЗ- 80" маркалы тракторын законлы теркәлмәгән килеш идарә иткән. Ә менә Татар Бизнәсе авылы фермеры А. Халиков өр яңа тракторны ут сүндергечсез "эшкә җиккән". Техникадан файдалану кагыйдәләрен бозган 12 кешегә административ бөркетмә төзелгән, биш трактор хуҗасына предписание бирелгән.
- Бүген районда көпчәкле, төрле маркадагы 1326 трактор исәпләнә. Аларның 661-е шәхси хуҗалыкларга карый, агропромышленность комплексы балансында 515 һәм оешма- предприятиеләрдә 150 берәмлек трактор бар. Әлбәттә, шушы кадәр техниканың (бигрәк тә төзек булмаган очракта) юлга чыгуы хәвеф- хәтәрне бермә- бер арттыра,- дип дәвам итә сүзен Илдар Иршатович.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.2200
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.2300
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.2700
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.3200
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.3300
-
24 июнь 2022 - 14:02Татарстанда 316 меңнән артык кеше электрон хезмәт кенәгәсен сайлады Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә.5100
-
24 июнь 2022 - 11:09Суд залыннан: үз гаебен таныды Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Волклвның административ хокук бозу турындагы эшен карады.5800
-
24 июнь 2022 - 11:08Җан җылысын кеше йөрәгенә салды Гөлфира апа үзенең тормыш китабындагы ролен сокланырлык итеп башкарып китте.5700
-
24 июнь 2022 - 11:05Чүпрәледә Троица җырлары фестивале узды Иске Чүпрәле авылында изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троицкие напевы"православие фестивале узды.4000
-
24 июнь 2022 - 11:03Чүпрәле техникум студентлары имтихан тапшыра Студентларның өлгерешен Чүпрәле районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдар Шәйхатдаров тикшерде.5900
-
24 июнь 2022 - 10:56Яңа Кәкерле авылының оста куллы 90 яшьлек өлкәне Яңа Кәкерле авылының иң хөрмәтле өлкәннәренең берсе булган Миңнулла Зәйнулла улы Зәйнуллин күптән түгел үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.4000
-
24 июнь 2022 - 10:54Зур Чынлы авылында гомер итүче Карип Иниятулла улы Алиакберовка 80 яшь Хезмәттә үткән гомер3500
-
12 май 2022 - 21:56Чүпрәледә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 136 еллыгы
-
11 апрель 2022 - 08:28Чүпрәледә “Мунчәли укулары”
-
24 июнь 2022 - 08:22
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм иттеБыел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.3700
-
24 июнь 2022 - 14:17Чүпрәледә Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштыларМансур Афиятович Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеменә ия була. Бүләкләре: Халыклар Дуслыгы ордены, "Почет билгесе".4400
-
27 июнь 2022 - 10:15Чүпрәле чыгарылышлылары бәйрәм итте Быел район белем бирү учреждениеләрен 95 укучы тәмамлады.3700
-
27 июнь 2022 - 13:33Чүпрәледә эшләүче яшьләрне котладылар Бүләкләү тантанасы Яшьләр көне кысаларында "Чүпрәле" паркында узды.3300
-
27 июнь 2022 - 14:13Чүпрәленең яшь журналистлары "Алтын каләм – Золотое перо" фестивале Дипломы белән бүләкләнде Быел фестиваль 27нче тапкыр узды.3200
-
28 июнь 2022 - 09:23Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итәчәк Алдан язылу өчен телефон: 2-20-95.2700
-
28 июнь 2022 - 13:55Чүпрәледә имам-хатыйблар Корбан аена әзерлек эшләре турында сөйләштеләр 9 июль-Корбан гаете.2300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.2200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика