Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Штраф түләмәсәң, машинаңны алалар

    Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәүчеләргә карата закон кырыслана бара. Кайбер очракта, хәтта машинаңнан колак кагу куркынычы да бар,- ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов.

    Аның әйтүенә караганда, хәзер законга буйсынырга теләмәүче шоферларны тәртипкә утырту өчен автоинспекторлар суд приставлары хезмәткәрләре белән берлектә үткәргән рейдлар яхшы нәтиҗә бирә икән. Әйтик, административ штрафны үзвакытында түләмәгән машина хуҗасының исеме компьютерның бердәм базасына кертелә. Ә аны Рәсәйнең теләсә кайсы төбәгендә дә туктатып җавапка тартачаклар.

    -Штрафны 60 тәүлек эчендә түләмәүче шул сумманы ике мәртәбә арттырып түләргә тиеш була, яисә 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыра, яисә 15 тәүлеккә мәҗбүри эшкә билгеләнә. Республика буенча январь аенда 1882 шоферга карата беркетмә төзелгән (безнең районда сигез кешегә). Бу күрсәткеч үткән елның шул чоры белән чагыштырганда ике мәртәбә артык. Февральнең беренче яртысында да районның берничә шоферы шушы маддә буенча җавапка тартылды. Баулы һәм Түбән Кама районнарында, мәсәлән, җыелып килгән штраф суммалары 50- 60 мең сумга җиткән ике шоферның "ВАЗ" маркалы автомашиналарына пристав хезмәткәрләре арест салдылар,- дип дәвам итә сүзен Анатолий Николаевич.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: