Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Штрафлар яртылаш киметелә

    РФ Дәүләт Думасы юл хәрәкәтен бозучыларга салынган штрафларның 50%ына ташлама ясау турында закон кабул итте. Ул штрафларны тизрәк түләүгә этәрергә тиеш. Хәзергә штрафларны түләү өчен ике ай вакыт бирелә, түләмәгән очракта сумма икеләтә арта. Тәкъдим ителгән төзәтмә нигезендә штраф 20 көн эчендә түләнгән очракта штраф суммасы икеләтә кими. Бу төзәтмә...

    РФ Дәүләт Думасы юл хәрәкәтен бозучыларга салынган штрафларның 50%ына ташлама ясау турында закон кабул итте. Ул штрафларны тизрәк түләүгә этәрергә тиеш. Хәзергә штрафларны түләү өчен ике ай вакыт бирелә, түләмәгән очракта сумма икеләтә арта.

    Тәкъдим ителгән төзәтмә нигезендә штраф 20 көн эчендә түләнгән очракта штраф суммасы икеләтә кими. Бу төзәтмә алкоголь кулланган һәм медицина тикшерүеннән баш тарткан, тизлекне 40 километрдан күбрәккә кабат арттырган, "кызыл ут"ка кабат керү очракларына бәйле штрафларга кагылмый.

    -Төзәтмәләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк,-ди ЮХИДИ нең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: