Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Аракы, машина һәм юл һәлакәте

    Газиз бала хәсрәте. Ата- ана өчен аннан да зур кайгы бармы икән? -Улыбызны югалту ачысы йөрәгебезне яралап сыкраудан беркайчан да туктамас инде,- ди В. ның әтисе Андрей Алексеев.

    17 яшьлек ак җанлы В.ны җирләгәндә халык ташкынының чиге булмаган. Соңгы юлга озату матәменә Ульяновск, Чабаксар шәһәрләренән дә күпләп кайтканнар. - Бик тәртипле бала булып үсте, яхшы укыды, 11 сыйныфны тәмамлар да югары уку йортына керер дип уйлый идем. Ә ул тугызынчыдан соң ук район үзәгендәге техникумга, тракторчы- машинистка укырга китте. Җибәрәсем килмәде, билгеле. Әти- әнисенең карары шундый икән, "ярар" дип ризалаштым,- ди авыр тойгылар аша Любовь Степанова. Кырык еллык педагог стажы булган, шуның утыз елында мәктәп директоры дилбегәсен тарткан ханым барысын да алдан сиземләгән диярсең. -Читкә җибәреп укытырга мөмкинлегебез юк иде шул, үзем авырыйм, хатыным Алена мәктәптә җыештыручы булып эшләде, хәзер ул да өйдә генә, мал- туар асрап шуның хисабына көн күрәбез, икенче улыбыз алтынчы сыйныфта укый,аны да башлы- күзле итәсе бар әле,- ди мәрхүмнең әтисе Андрей. Фаҗига буласы төнгә каршы да Хорновар- Шигали авылындагы тормыш гадәттәгечә, үз агымы белән дәвам итә. Тик менә тынгысыз яшьләрнең кайберләре генә төнне ничек үткәрергә белмичә маҗара эзли. 30 октябрьгә каршы төндә дә "ВАЗ-2112" маркалы автомобильнең руле артында 20 яшьлек Владилен Зайцев була. Ике яшьтәше янына тагын өченчегә 17 яшьлек "В" ны салонга алалар. Асфальт юл өстенең пыяладай бозлы һәм машина тәгәрмәчләренең кышкыга алмаштырылмаган булуына да карамастан, күрше Чувашия Республикасының Шомыршы районына барып кайталар һәм бергәләшеп күңел ачу максатыннан хәмер чөмерәләр. Тик менә машина гына исерекләрне аямый, иртәнге икенче яртылар тирәсендә болар утырган җиңел автомашина Коршангы- Шигали авылына җитәрәк борылышта шуып китеп, күтәргән юлдан аска төшә. Бозлы юлда сәгатенә йөз километрдан артык тизлек белән баручы "ВАЗ- 2112" не идарә итү җиңел булмый шул, юл билгесе беркетелгән тимер багананы да сындырып 80 метр чамасы басу эченә үк оча ул. Шофер һәм ике пассажир авыр тән җәрәхәтләре ала, ә 17 яшьлек "В" ның гомере фаҗига урынында ук өзелә, былтыр гына сатып алынган машинаның да төзәтерлеге калмый. Бөтен вакыйга кыска гына аралыкта, нәкъ кинодагыча була. - Балалар язмышында ата- аналар гаепле. Алар тарафыннан контрольлек, таләпчәнлек җитешми. Авыл яшьләренең исерткеч эчемлекләргә тартылуы да сер түгел. Хәзер аны җәмгыять чире дип тә атыйлар. Әйтик, бездәге һәр бәйрәм проблемага әйләнә. Ходайга шөкер, үткән ел 200 урынлы яңа клуб сафка басты, авыл эченә кадәр асфальт юл керә. Күрше авыл яшьләре дә бездәге клубка киләләр. Аралашу яхшы күренеш. Ә менә мәдәният учагыннан йөз метрда гына пиво һәм спиртлы эчемлекләр сатуны һич тә аңлап булмый. Кичке вакытларда да анда һәркем рәхим итә ала. Кемдер кесә калынайта, ә кайберәүләр, әлеге егетләр кебек фаҗигага юлыга,- дип уфтандылар әңгәмәдәшләрем. Дөрес, авыл мәдәният йорты директоры Аркадий Еремеев клубта кичәләр, дискотекалар уздырганда яшьләрнең тәртип бозмаулары, халык дружиначыларының һәм укытучыларның дежур торулары турында сөйли. Ә авылда чыннан да яшьләр аз түгел. Биш торак пунктны берләштергән җирлектә меңнән артык кеше яши, шуларның ике йөзгә якынын 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге егетләр- кызлар тәшкил итә. Күпчелек яшьләр районнан читтә, вахтага йөри. -Балаларга һәм яшүсмерләргә дөрес тәрбия бирү юнәлешендә мавыктыргыч төрле чаралар оештырырга тырышабыз. Мәдәният йортында 12 төрле түгәрәк һәм секция эшли, заманча яңа аппаратуралар алдык, музыка инструментларыбыз бар. Моңарчы исереп тәртип бозучылар турында ишеткәнем дә юк иде. Бу фаҗига безнең өчен аяз көнне яшен суккандай булды инде. Ата- аналар белән берлектә барыбыз да яшьләр турында даими кайгыртырга тиеш, буш вакытларын ничек үткәрүләре аерым контрольдә булсын иде,- ди Звезда җирлеге башлыгы Сергей Тарасов. Безнең яшәеш шундый инде ул, авыз бер кат пешмичә, шулпаны суытып капмыйбыз. Бездә генә түгел, ил күләмендә шул ук хәл. Вокзал, аэропорт, метро, поездларга һөҗүм ясалгач кына, алар көчәйтелгән режимда сак астына алына. -Искәртеп үтим, исерек шоферлар гаебе белән ел саен Россия юлларында 2 меңнән артык кеше һәлак була. Ни кызганыч, коточкыч фаҗигаләр әледән-әле кабатланып торуга карамастан, руль артына аракы эчеп утыручылар саны кимеми. РФ Административ хокук бозулар кодексының 1, 2 маддәләре нигезендә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән яки рульне икенче бер исереккә тапшырган өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Бу төр административ хокук бозу кабатланган очракта таныклык өч елга алына. Транспорт йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган, яки аннан мәхрүм ителгән килеш исерек хәлдә руль артында утырган кеше 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән дә мәхрүм ителергә мөмкин. Исерек шофер гаебе белән юл-транспорт фаҗигасендә кеше һәлак булган очракта-7, әгәр ике, аннан да күбрәк кеше үлсә 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шул ук вакытта өч елгатранспорт йөртү таныклыгы да алына. Исереп руль артына утыру җинаятькә тиң. Иртәме- соңмы зур фаҗигаләргә, төзәтмәслек кайгы- хәсрәткә илтә ул. Исерек шофер үзенең генә түгел, ә бәлки юл хәрәкәтендә катнашучы башка бер гаепсез кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя бит. Хәмерле стаканга үрелгәнче, беренче чиратта, шул турыда уйларга кирәк,- дип аңлатма бирә автоинспектор Айрат Хуҗиев. Гомумән, быел районда кеше үлеменә китергән ике ДТП булды. Арабызда гөрләтеп яшәргә тиешле иптәшләребезне вакытсыз югалту бик авыр бит җәмәгать. Тормыш һәркөнне кайнап тора, бөтенесе каядыр ашыга, нидер артыннан чаба. Урам чаты саен кибет тезелеп киткән. Ә кибетләрдә тагын бер зарарлы нәрсә, ул - алкогольле эчемлекләр. Исерек машина йөртүчеләр катнашында һәлакәтләр саны артканнан-арта бара. Аек булмаган йөртүчеләр - бу һәлакәтнең төп сәбәпчеләре. Ятим калган балалар, парсыз калган ярлар, газиз баласын гомерлеккә югалткан әти-әниләр. Ә бөтен әйбернең, гаепсез кешеләрнең гомере өзелүнең сәбәпчесе - исерек килеш машина руле артына утырган шофер. Кешенең шундый җиңел уйлавы аркасында нинди генә афәтләр килеп чыкмый! Шоферлар, уйлагыз, кеше гомере шундый кадерле, хөрмәткә лаек, аны саклау - һәркемнең максаты. Ашыгабыз, кабаланабыз, барысына да өлгерергә тырышабыз. Ялгыш ясалган бер адым, мизгелгә... бары тик мизгелгә генә игътибарыңны югалту гомерлек фаҗига, тирән тән һәм күңел ярасына китерергә мөмкин. Туганнарыбыз, дусларыбыз, якыннарыбызның кадерлеләре булып, аларга авырлыклар китермичә, шатлык-куанычлар бүләк итеп яшик. Юлларыбыз имин булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: