Туган Як
  • Рус Тат
  • Акча эшләүнең нинди генә юлы юк...

    ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, соңгы вакытларда "туган-тумачагыз юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан һәм аңа ярдәм итү өчен акча кирәк"- леге турында хәбәр итүче мошенникларның мәкерле эшләре ешаеп китте.

    Кагыйдә буларак, мошенник үзенең потенциаль корбанына шалтыратып, үзен дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, дип таныта һәм юл һәлакәтенә юлыккан улының яисә якын туганының гаебе нәтиҗәсендә авыр зыян күрүче, я булмаса тән җәрәхәте алучы барлыгын әйтә. Шушы кадәр суммадагы акча тапшырылмаган очракта аның якын кешесе закон нигезендә җаваплылыкка тартылачагы белән дә куркыта. Беркадәр вакыт үткәннән соң, чынлыкта андый һәлакәтнең булмавы ачыклана, ә теге таләп ителгән суммадагы акча мошенниклар кулына күчкән була инде. 2011 елның 27 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 51 яшьлек ир- атның кесә телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен эчке эшләр хезмәткәре, дип таныта, юл фаҗигасенә юлыккан улына ярдәм итү өчен 100 мең сум акча кирәклеген әйтә. Әлеге ир кеше бер дә уйлап тормыйча әйтелгән счетка тиешле сумманы күчереп тә куя. 2012 елның 26 январенда Казан шәһәрендә дә шундый ук юл белән 10500 сум акчаны терминал аша күчертәләр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе таныш булмаган билгесез кешеләрнең мондый шалтыратуларына аеруча игътибарлы булырга кирәклеге турында хәбәр итә. Әгәр начар ниятле шалтыратулар булган очракта, кичекмәстән яшәү урынындагы полиция органнарына яисә 02 телефоны аша хәбәр итегез! Исегездән чыгармагыз, бөтен административ штафлар да протокол нигезендә түләнә һәм аны түләү срогы 30 көнгә кадәр каралган. Штрафларны ТР Хөкүмәтенең электрон терминаллары һәм финанс-кредит учреждениеләре аша да түләргә мөмкин.

    Р.S. Үзебездә эшләүче хезмәткәр дә төннең уртасында шундый хәбәр алуларын сөйли. "Ышанмадык, әмма йоклый алмадык инде",-ди ул. Шундый СМС җибәрүче күпме психологик җәрәхәт ясавы турында уйланмый, әлбәттә. Аның исәбе ничек тә акча эшләп калу. Әмма ышанырга ярамый һич тә!!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: