Әгәр сезне су басса

Су басу-зур бәла- каза, гадәттән тыш хәлләрнең дә күпчелек өлеше аңа туры килә. Борынгы заманнардан ук су басуны кешеләр иң куркыныч бәла- каза дип санаганнар. Нәрсә соң ул су басу?
Коеп яуган каты яңгырлар һәм кинәттән һаваның җылынып китүе нәтиҗәсендә суның бик тиз күтәрелүе су басу дип атала. Торак йорты су басу зонасына эләккән кеше нәрсә белергә һәм нинди саклану чарасы күрергә тиеш? Беренче чиратта, су ташуга каршы көрәш комиссисенең һәм коткару службасының бөтен таләпләрен үтәү бик мөһим, өйдәге газның, электр энергиясенең һәм суның краннарын бикләргә, мичтәге утны сүндерергә кирәк. Кыйммәтле һәм затлы әйберләрегезне, мебельләрегезне өске катка яисә чормага күчерсәгез яхшы булыр. Ишек- тәрәзәләрне ябарга, аларны хәтта такта белән кадаклап куйсагыз да артык булмас. Мал- туарны биналардан чыгарып җибәрергә, ә этегезне бәйдән очкындырырга онытмагыз. Су астында калып бозылырга мөмкин булган барлык әйберләрегезне дә чыгарып калырга тырышыгыз һәм эвакуациягә әзерләнегез. Йортыгызда көймә яисә буш мичкәләр булган очракта аларны саклану чарасы буларак кулланырга мөмкин. Ярдәм килеп җиткәнчегә кадәр йортның югары катында, чормада, куак өстендә һәм теләсә нинди биеклектә торырга, коткаручыларга флаглар, факеллар, фонарь яисә шәм уты белән сигнал бирергә, коткаручыларга ышаныч булмаган очракта яисә иң соңгы чиктә су басу зонасыннан мөстәкыйль рәвештә йөзеп чыгарга тырышыгыз. Моның өчен башта тыныч кына суның агу юнәлешен һәм тизлеген билгеләргә кирәк. Әгәр әлеге җирлек сезгә таныш һәм суның тирәнлеге билгеле икән, димәк янәшәдәге зданиегә курыкмыйча күчә аласыз. Су агымына эләккән очракта, бөтен көчегезне туплап су өстендә булырга тырышыгыз, якындагы биегрәк җиргә, төзелеш корылмасына яисә йөзүче жиһазларга тотыныгыз. Су агымы буенча йөзү көчегезне экономияләргә һәм ярга якынаерга мөмкинлек бирер. Аяк һәм өстегездәге авыр киемнәрегезне салырга кирәк булачак, шушы килеш тыныч кына ярга, утраучыкка чыгарга тырышыгыз һәм шунда коткаручыларны көтегез. Су киткәннән соң һәм аның кабатланмавы көтелмәсә өйгә кайтып төзекләндерү эшләренә керешергә мөмкин. Әмма, бу очракта да бик сак эш итәргә кирәк. Торакка кергәндә аеруча сак булу таләп ителә. Чөнки түшәмнәрнең һәм стеналарның ишелеп төшү куркынычы бик зур була. Электр һәм шырпы уты кабызу катгый тоела, өй эченә чыккан газның шартлавы бик ихтимал. Аннан соң бина эчләрен, әйберләрне киптерергә һәм чүп- чарны җыештырырга,территорияне һәм торакны яраклы хәлгә китерергә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 22:10Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.3600
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.3700
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.3300
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.2900
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.4400
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин2800
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2900
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.3200
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.4900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!19200
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.4300
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
5 март 2021 - 16:13Чүпрәле районында 8 Март алдыннан хатын-кызларны хөрмәтләделәрКүркәм традиция буенча, язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.3800
-
5 март 2021 - 11:05Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.4400
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.10700
-
5 март 2021 - 10:12Гаилә бәхете – балалар белән Язмышларын авыл белән бәйләгән Айкиннар күптән түгел генә өченче балаларын алып кайттылар.4500
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.4400
-
5 март 2021 - 11:05Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.4400
-
5 март 2021 - 16:13Чүпрәле районында 8 Март алдыннан хатын-кызларны хөрмәтләделәр Күркәм традиция буенча, язгы бәйрәм - 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр.3800
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.3700
-
5 март 2021 - 10:09Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда Гөлия Рәмис кызы Нуртдинова тумышы белән Иске Чүпрәле авылыннан.3600
-
5 март 2021 - 22:10Чүпрәледә "Хатын-кыз-милли илһам чыганагы" район бәйгесе узды Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.3600
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.3300
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.3200
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2900
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.2900
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин2800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика