Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • 2014 елның ике аенда Чүпрәледә 24 исерек шофёр тоткарланды

    Автотранспорт руле артына исерек килеш утыруның җинаятькә тиң икәнлеге күптәннән мәгълүм.

    Андыйларга карата закон да көннән- көн диярлек кырыслана бара. Башкача мөмкин дә түгел. Юллардагы машиналар саны һәм аларның хәрәкәт итү тыгызлыгын исәпкә алганда, исерек шоферның "сәяхәте" ни белән бетәсе көн кебек ачык. Бер гөнаһы булмаган кешенең шушы сәрхүш аркасында бәлага таруы аеруча кызганыч. Исерекләргә карата автоинспекторлар бик җитди көрәш алып баралар. Бер ни белән дә алыштыргысыз кеше гомерен саклау, аның иминлеген тәэмин итү һәрчак беренче планга куела. Шуңа да карамастан, быелның ике аенда 24 исерек шофер тоткарланды. Үткән атна аеруча "уңышлы" булды, алты шоферның эше җәмәгать суды каравына тапшырылды. Шунысы аяныч, исерек килеш правасын алдырган берәү кабат исерек хәлдә, правасыз руль артына утыра. Әлбәттә, аны закон тагын да кырысрак күзлектән караячак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: