Туган Як
  • Рус Тат
  • 02 яисә полиция кайдан башлана?

    Тамашачы өчен театр чишенү бүлмәсеннән башланса, район халкы өчен полициянең эше телефондагы "кайнар линия" дән башлана. -Чыннан да полиция хезмәткәрләренең эшен күп вакытта телефоннан алынган хәбәр башлап җибәрә,- ди полиция начальнигы урынбасары Әмир Әхмәдов.

    Эчке эшләр бүлеге бинасының озын коридорына килеп кергәч уң яктагы зур һәм иркен бүлмәдә Чүпрәле районы буенча эчке эшләр бүлегенең "Дежур бүлеге" урнашкан. Дежурда торучы полиция хезмәткәре телефон шалтырауларына оператив җавап бирергә тырыша, кәрәзле телефонга да үз хезмәткәрләреннән сигналлар килә, өстәл өстендәге кәгазьләрен актара- актара аларга да җавап бирә. Кыскасы, мондагы тынгысыз хезмәт кайнап торган су казанын хәтерләтә. Илдар Низамов (рәсемдә) тумышы белән Иске Чокалы авылыннан, өйләнгән, улы һәм кызы бар. Башта Тәтеш совхоз- техникумын тәмамлаган, аннан соң Ульяновскидагы техник университетта укыган. 2006 елның августында эчке эшләр бүлегенә эшкә килгән, өч еллап оператив элемтә һәм махсус техника буенча инженер хезмәтен башкаргач эчке эшләр бүлеге начальнигы ярдәмчесе- оператив дежурные вазифасына күчерелгән. Безнең әңгәмәне янә телефон шалтыраулары бүлә. Нәкъ шушы телефоннарга "кайнар линия" хәбәрләре алына да инде. Алар биредә берничә. -Моннан берничә ел элек безнең бүлекчәдә 3 хезмәткәр иде. Штатларны оптимальләштергәч шулай ук калдык. Соңгы айларда шалтыратучылар аеруча күбәйде. Димәк, райондашларыбызның безгә карата ышанычы артты. Шушы хәтле вакыт сменада тору иң катлаулысы түгел, иң мөһиме оператив эшләү һәм алынган хәбәрләр буенча мәсьәләне хәл итү. Соңгы вакытта халык безне дөрес кабул итә, чакырылган урынга тиз арада килеп җитәчәгебезне дә аңлыйлар,- ди Илдар Нәзипович. Әлеге бүлек телефоннарына тәүлегенә уртача 20 гә якын сигнал килә икән. Шалтыратучылар арасында хокук саклау органнарына җинаятьләр турында гына түгел, төрле киңәшләр сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булгалый. Үз компетенцияләренә кермәсә дә егетләр тулы җавап бирергә тырышалар. Ни генә булмасын, бүлеккә килгән хәбәрләрнең барысы да журналга теркәлә. Шуңа игътибар итик, әлеге бүлек хезмәткәрләре башкарган эшнең асылы шунда, алынган теләсә нинди мәгълүматны оператив төстә тиешле службаларга тапшыру. Чөнки кылынган һәр җинаять кайнар эз буенча тикшерүне таләп итә. Мондый очраклар турында егетләр әллә ничә мисал китерделәр.

    -Яңа ел бәйрәмнәре бик озын булды, тәртип бозу очраклары теркәлмәдеме?- дип сорыйм Илдар Нәзиповичтан. -Гомумән, бәйрәм көннәрендә без хезмәтнең көчәйтелгән вариантына күчәбез. Шуңа күрә төрле шалтыратуларга да әзер торабыз. Ә бәйрәмгә килгәндә аерып әйтерлек тәртип бозулар булмады,- ди ул. Авыр җинаять турында хәбәр алынган очракта шунда ук составында тикшерүче, сорау алучы, җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәре, эксперт- криминалист, полициянең участок вәкиле һәм мөһим очракта балигъ булмаганнар эше буенча инспектордан торган оператив төркем тиешле урынга чыгып китә. Нигездә, чакыруларның күпчелеге җәй айларына һәм бер өлеше язгы, көзге чорга туры килә. Бу вакытларда күп кешеләр отпускада була, бакча эшләре белән шөгыльләнә. Ә кыңгыр куллыларга шул гына кирәк, хуҗалар өйдә юклыктан файдаланып үзләренә кирәк- яракны чәлдерергә генә торалар.

    -Дежур бүлегендәге эшкә бөтен кеше дә өләгә алмый, хокук саклау хезмәткәрләренең дә һәрберсен анда алмыйлар. Ул бүлектә эшләү өчен службада кимендә өч ел хезмәт иткән, халык белән эшләү һәм җинаятьне ачуда тәҗрибәсе булган квалификацияле хезмәткәр кирәк,- ди бүлек башлыгы, полиция подполковнигы Илсур Саматович. Әйе, бәлага тарыган яисә мошенниклар ятмәсенә эләккән һәр кеше әлеге бүлек хезмәткәрләренә ихлас рәхмәт сүзләрен юллыйлар. Ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын вәкилләре бигрәк тә. Кайчандыр негатив күзлектән караган кешеләр бүген район хокук саклау органнары хезмәткәрләренә аеруча ихтирамлы. Чөнки аларның хезмәтләре чыннан да игътибарга лаек.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: