Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

"Үз иркебез белән..."

"Чүпрәле-Азык" җәмгыятеннән Виталий Мердеев һәм Владимир Мискин ирекле янгын сүндерүчеләр рәтенә басуларын нәкъ менә шулай аңлаталар. Чыннан да ирекле янгын сүндерү отрядына махсус рәвештә кешеләрне тупламыйлар, шулай да әлеге командада очраклы кешеләр дә юк.

Бүген ирекле янгын сүндерү командасына җитәкчеләр тарафыннан ныклы игътибар бирелү нәтиҗәсендә аның үз кием формасы булдырылды. Бер үк вакытта 114 номерлы район янгын сүндерү часте база-сында һәрдаим өйрәнүләр үткәрелә. Әлеге тырышлыкларның да нәтиәҗсе юк түгел. Республикада ирекле янгын сүндерүчеләр арасында үткәрелгән конкурста "Чүпрәле-Азык" җәмгыяте ирекле янгын сүндерүчеләре икенче урынны яулауга иреште. Ә инде РФнең Идел буе федераль округлары арасындагы конкурста безнең ирекле янгын сүндерүчеләр алтынчы урынны яулады. Оренбург шәһәрендә үткән әлеге конкурста 22 команда катнашты.

Реклама

"Ирекле янгыннан саклау оешмасы турындагы" РФдәге һәм ТРдагы Законнарны тормышка ашыру максатында район җирлегендә ирекле янгын сүндерүдә актив катнашучыларны теркәү документлары булдырылды. Закон нигезендә әлеге кешеләр ТР ирекле янгын сүндерүчеләр реестрына кертеләчәк һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү чаралары каралачак. Әлеге уңайдан районда яшәүчеләрне "Ирекле янгын саклау оешмасы"на керергә тәкъдим итәбез. Әлеге оешмада булучыларның хезмәте бәяләп бетергесез. Нәкъ менә алар үзләре яшәгән җирлектә беренчеләрдән булып ут-күз чыга калган очракта көрәш алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X