Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Районда янгынның 17 очрагы теркәлгән

Үткән елдагы көзнең һәм кышның үзенчәлекле һава шартлары әле дә истән чыкмый. Көчле салкын җил, даими явым-төшем һәм күп очраклардагы кырау янгын чыгуга сәбәп булып тора. Янгынга каршы көрәш тиешенчә оештырылмаган җирлекләрдә һәм анда яшәүчеләрнең моңа әзерлекле булмаулары бәхетсезлек очрагы чыкканда аеруча куркыныч. Тагын салкын кышка керәбез. Газ мичләре, җылыту...

-Райондашларыбызның күпчелеге көзге-кышкы чорга кергәндә янгын чыкмасын өчен үзвакытында кайгыртучанлык күрми. Агымдагы елда районыбыз территориясендә 17 янгын теркәлде. Бәхеткә каршы кеше үлеменә юл куелмады. Аларның барысы да кешеләрнең ут белән саксыз эш итүләре нәтиҗәсендә килеп чыкты. Гаепнең алты очрагы мичләрнең төзек булмавында һәм җидесендә электр жиһазларын файдалану кагыйдәләрен төгәл үтәмәүдә икәнлеге ачыкланды. Мәгълүм булганча, янгыннарның күпчелеге торак секторга туры килә. Хәзерге вакытның төп проблемасы булып коелган яфракларны һәм чүпләрне күзәтүсез яндыру тора. Шул сәбәпле еш кына торак йортлар, каралты-куралар янып, кара көлгә әйләнә.

Учакны кабызганда каралты-куралардан ераграк урынны сайларга кирәк. Билгеле инде аны һич тә күзәтүсез калдырырга ярамый. Соңыннан су яки ком сибеп сүндерү мәслихәт. Төзек булмаган мичләрне файдалану катгый тыела. Мичләрнең артык та кызуы, кирпечләр арасында ярыклар хасил булу, мичне кабызганда тиз кабынып китүчән сыеклыклар файдалану һәм яккан вакытта мичтән утлы күмер коелу да янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Төтен торбаларына кырым утыру сәбәпле, алар артык кызып ярыла башлый. Без, күзәтчелек эшчәнлеге алып баручы бүлек хезмәткәрләре, хәзерге вакытта өйдәге мичләрегезне тагын бер кат карап тикшерүегезне һәм төзекләндерү кирәк булган урыннарны төзәтүегезне сорыйбыз. Төтен юлларын кырымнан кимендә өч айга бер мәртәбә булса да чистартырга кирәк. Мичләр турында аерым киңәш бирәсем килә. Мич ясаганда аны мөстәкыйль фундаментка утыртырга кирәк. Болай эшләгәндә ул ярылмый. Мич стеналардан ерак (кимендә 50 см) урнашкан булырга тиеш. Мичне кабызыр алдыннан аның төзеклегенә инаныгыз, ярыклар күренсә, сылагыз.

Дөрес монтажланмаган электр чыбыклары да фаҗигале хәлләр китереп чыгарырга мөмкин. Төрле киселештәге һәм төрле материалдан эшләнгән чыбыклардан файдаланырга ярамый. Электр челтәренә артык авырлык ясау, розеткага берүк вакытта берничә прибор тоташтыру рөхсәт ителми. Электр челтәрендә телефон чыбыкларын файдалану аеруча куркыныч. Шулай ук электр линияләренә агач ботаклары, телефон чыбыклары, телевизор антенналары тиеп торуга да юл куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын