Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе лагерында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

Тормыш шулай корылган-без юлларсыз яши алмыйбыз.Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл- бер-берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр.

Юл һәлакәтләренең күбесе игътибарсызлыктан, мәгънәсез тәвәккәллектән килеп чыга. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү, үтәү - һәркемнең бурычы.
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган "Күңелле сәяхәтчеләр" сәламәтләндерү лагеренда үткәрелгән кичә дә шушы максатларны күздә тотып оештырылды. Чарада райондагы ЮХИДИ хезмәткәре Айрат Хуҗиев,мәктәп директоры Шамил Абдрахманов,укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамиль Абдрахманов та катнаштылар. Бәйрәмне лагерь җитәкчесе Л.Җамалтдинова һәм тәрбияче Г. Вилданова оештырды.


Айрат Хуҗиев үзенең чыгышында балаларга киңәшләрен һәм теләкләрен җиткерде,сорауларга җавап бирде. Кичә бик матур үтте. Балалар алып килгән бүләкләргә бик канәгать һәм шат булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре