Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Көзге боз куркыныч

Һәр ел саен көзге-кышкы чорда Татарстан сулыкларында уннарча кеше һәлак була, алар исәбендә балаларның да булуы аеруча кызганыч. Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кешеләрнең һәлак булуының төп сәбәбе булып тора.

-Көчле салкыннар башланганчы боз чыдам түгел. Кичке яисә төнге салкыннан ката төшкән боз әле беркүпме йөк күтәрсә дә, көндез исә кояш нурлары астында эреп юкара һәм калын булып күренүгә дә карамастан, ватылырга мөмкин,-ди гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецов.

Белгечләр кисәтүенчә, сулыклар тигез булып туңмыйлар, ягъни бер урында боз ярыйсы ук нык һәм калын булса, икенче урында нечкә булырга мөмкин.

Кешенең бозга керүенең төп шарты булып: бер кеше өчен бозның калынлыгы 7 см.дан, шугалак өчен 12 см.дан да, боз аша җәяү чыгу өчен 15 см.дан да, автомобиль юлы өчен 30 см.дан да ким булмаска тиеш.

-Боз өслегенә тәүлекнең караңгы яисә күз күреме начар вакытта (томан, көчле кар, яңгыр яуганда) керү тыела. Елга аша боз өстеннән чыкканда рәсми рәвештә теркәлгән кичүдән чыгарга кирәк. Бозның калынлыгын аяк белән тибеп тикшерү рөхсәт ителми, моның өчен таяк кулланырга мөмкин. Таяк белән сукканнан соң бераз гына булса да су күренә икән, бу инде бозның нечкә булуын, аңа басарга ярамаганын күрсәтеп тора. Бу очракта үзегезнең килгән юлыгыз белән үк аягыгызны боздан аермыйча һәм гәүдәгезнең авырлыгы зуррак мәйданга төшсен өчен аякларыгызны җилкәгез киңлегендә аерып куеп, аякларыгызны шуытып кына артка кире кайты-гыз,- дип киңәш итә Виктор Кузнецов.

Ә менә боз аша төркем белән чыкканда бер-берегездән 5-6 метр ара калдырып барырга кирәк. Аннан соң үзегез белән 20-25 метрлы чыдам җеп алу хәерле. Чөнки алда баручы иптәшегез кинәт кенә боз ватылып суга төшеп китсә, аңа әлеге җепнең бер очын биреп, аңа якын килмичә генә судан тартып алырга мөмкин булачак.

Елгаларда беренче боз күренү белән үк бала-чаганың шуып карау теләге туа. Шуңа да, ата-аналардан, боз тулысынча катып бетмичә балаларның үзләрен генә, караучысыз елга буена җибәрмәүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге боз