Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Гөмбә җыю осталык сорый

Быелгы көз гөмбәгә аеруча мул. Кая карама гөмбә өеме-өеме белән утыра. Аны күпләп җыярга яратучылар: "4-5 чиләк гөмбә тутыру өчен ярты сәгать вакыт та җитә", диләр. Шулай да гөмбәне белми җыю күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин.

Күп кеше гөмбә артыннан урманга, яисә куаклыкларга йөри. Анда үзе беләм дип тапканнарын кәрзингә тутыра. Чынлыкта гөмбне ничек җыярга, танырга соң? Әлеге сорауга ТР буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Буа районы территориаль бүлеге өлкән белгече Раиса Борисова җавап бирә.

-Гөмбә җыю авыр түгел, әмма аны белми җыю агулануга китерәчәк. Шуңа да урманга барганда төп кагыйдәләрне истә тотарга кирәк.

1. Гөмбәнең белгән төрен генә җыярга. Таныш булмаганын гомумән алмаска.

2. Артык нык үсеп киткән, "картайган" гөмбәләрне алмагыз, гәрчә алар кортланмаган булса да.

3. Исегездә тотыгыз, гөмбә ул тиз бозыла торган продукт, шуңа да аны җылыда озак вакыт сакларга киңәш ителми. Шулай ук, кабат-кабат җылытылган гөмбәле ризыкларны да куллану гадәтен ташлагыз. Экономияләүгә караганда, сәламәтлек кадерлерәк.

3. Тозланган гөмбәләрне алюмин, балчык, оцинковкадан эшләнгән савытларда сакламагыз. Гөмбәне чи килеш ашап карау бер дә дөрес түгел.

4. Гөмбәнең эшләпәсен генә түгел, ә сабы белән кисеп, җыярга киңәш ителә (агулы гөмбәне сабы аша белергә була).

5. Гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге элпәсен куптарып алырга. Зарарлы һәм агулы матдәләр нәкъ шунда туплана.

6. Шампиньон җыйганда эшләпәсенең аскы өлешенә игътибар итәргә - ул ал төстә булырга тиеш. Шуны истә тотыгыз, күп очракта бик агулы томсык гөмбә (поганка) шампиньон яисә ал гөмбә (сыроежка) белән бутала. Шампиньонның эшләпә асты ал төстә, ә сабагында бүлбе юк.

7. Гөмбәләрне шул ук көнне эшкәртергә кирәк.

Гөмбә белән агулануның характерлы билгеләре булып, баш, эч авырту, косу, эч йомшару, хәтта аң югалту да тора. Вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, агулану үлемгә китерергә мөмкин.

Соңгы елларда өй шартларында әзерләнгән гөмбәләрне куллану ботулизм авыруының авыр очракларын китереп чыгарды. Ботулизмны китереп чыгаручы матдәләр гөмбәгә туфрактан күчеп калып, тимер капкач белән ябыл-ган банкаларда бик әйбәт сакланалар һәм көчле токсин барлыкка китерәләр. Шуңа күрә гөмбәне банкаларга тимер капкач белән герметизацияләмәгез, кәгазь, я булмаса гади капкач белән каплап куегыз. Ботулизм вакытында, шулай ук, эч авырту, авыз кибү күзәтелә, хәрәкәтләнү авырлаша.

Ни генә булмасын, аз гына агулану билгеләре сизелү белән табиб чакыртырга кирәк. Табиб килгәнче, агуланган кешене мәҗбүри костыру чарасын күрергә. Авыруга салкын су, яисә тозлы җылы су эчертергә, аяк, корсак өлешенә җылыткыч куярга кирәк.

Ашкайнату системасының бозылуы гөмбәләрнең әзерләнеп бетмәве аркасында да булырга мөмкин. Мәсәлән, тозланган гөмбәләрне билгеле бер вакыттан соң гына куллану таләп ителә, чөнки аларга "өлгереп җитәргә" кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөмбә