Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ел башыннан алып Чүпрәле районында 2 янгын булган

Январь һәм февраль айларындагы салкыннар нәтиҗәсендә республикада янгыннар саны кисәк артты. Ел башыннан республика буенча 247 янгын теркәлгән. Аларда 27 кеше һәлак булган һәм 20 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

-Чүпрәле район территориясендә ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 2 янгын очрагы теркәлде. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 очракка кимрәк. Ә иң мөһиме, янгыннарда кешеләр һәлак булмады. Моңа без район янгын күзәтчелеге, янгын сүндерү часте һәм Яңа Уби авылындагы аерым пост хезмәткәрләре белән берлектә эшләвебез нәтиҗәсендә ирештек дип уйлыйм,-ди Чүпрәле районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе А.Мутов.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында һәм аннан соңгы көннәрдә дә район янгын күзәтчелеге, янгын сүндерү часте һәм Яңа Уби авылындагы аерым пост хезмәткәрләре тарафыннан халыкның социаль якланмаган катлавы яшәгән урыннарда янгын куркынычсызлыгын профилактикалау буенча рейдлар үткәрелгән, аңлату эшләре алып барылган.

Салкыннар әле кабатланырга мөмкин. Шуңа да газ яисә утын белән ягып җылытыла торган мичләр белән аеруча сак булырга кирәк, электр белән җылыткыч приборларны тиз кабынып китүчән предметлар белән янәшә урнаштырмаска, өйдә газ исе сизелгәндә лампочкаларны кабызмаска киңәш ителә. Мунча мичләрен кабызганда керосин, бензин һәм башка шундый тиз кабынып китүчән сыеклыклар кулланмасагыз әйбәтрәк булыр. Озак вакытка өйдән чыгып киткәндә газ, электр приборларын кабызган килеш калдырмагыз.

Хөрмәтле райондашлар, ваемсызлыгыбыз нәтиҗәсендә башкалар да зарар күрергә мөмкинлеге турында исебездән чыгармасак иде. Карактан калса да, уттан калмавын беркайчан да онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннар