Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә ун көндә 12 шофер өчәр мең сум штраф түләгән

Үтеп киткән ел кайбер гаиләләр өчен кайгы- хәсрәтләре белән дә искә калыр. Районыбыз юлларында гына да 199 юл- транспорт һәлакәте теркәлгән.

Шуларның 17- се аеруча фаҗигале булды. Аларда 31 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алды, иң аянычы- ике кешенең гомере өзелде. Алдагы елга караганда "ДТП" ларның һәм зыян күрүчеләрнең шактый ук артып китүенә нәрсә сәбәп булды соң? Гадәттә без, автоинспекторлар, юл фаҗигаләрен төрле яклап анализларга тырышабыз. Әмма, практика күрсәткәнчә, юл һәлакәтләренең күпчелек өлеше машина йөртүчеләрнең аз тәҗрибәле булуларына һәм тизлек режимын сакламауларына туры килә. "ДТП" ясаучылар арасында руль артына исерек килеш утыручылар да бар. Аварияләр яз һәм кыш айларында, һава шартларының тотрыксыз вакытында бигрәк күп теркәлә. Быелгы кыш машина идарә итүчеләрдән өчен аеруча игътибар сорый. Чөнки һава температурасының кинәттән үзгәреп торуы нәтиҗәсендә юлларда боз катламы хасил була. Димәк, тайгак юлда автотранспортчы да, җәяүле дә бик сак булырга тиеш. Машина артыннан хәрәкәт иткәндә дистанция тоту аеруча мөһим. Шуны да искәртим, машина салонына бала утыртасыз икән, аның махсус утыргычы да булсын. Автоинспекторларның никадәр катгый булуларына да карамастан, кайбер ата- аналар моңа игътибар биреп җиткерми. Әйтик, яңа ел башланып ун көн үтәргә өлгермәде, 12 әти кеше өчәр мең сум штраф түләде дә инде. Юлларда сак һәм игътибарлы йөрегез, бер- берегезгә ихтирам күрсәтегез,- ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар шофер