Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәле районында "Шартлы җәза үтәүче” операциясе узды

Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыклы итү, кабат җинаять кылуны булдырмау, эчке эшләр органнарында һәм җинаять- башкарма инспекциядә учетта торучылар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан 9 марттан 11 мартка кадәр полиция һәм җинаять- башкарма инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Шартлы җәза үтәүче" дип аталган оператив- профилактик операция үткәрелде.

Чара үткәрү барышында җәмгыятькә каршы тормыш рәвеше алып баручыларны, җәза үтәү чорында билгеләнгән тәртипне һәм шартларны бозучылар аерым игътибарга алынды. Профилактик операциядә эчке эшләр бүлегеннән -10, җинаять башкарма инспекциядән бер хезмәткәр һәм ирекле халык дружинасы членнары да актив катнашты. Рейд барышында учетка куелган 30 кеше тикшерелде. Өчесенең шартлы хөкемен үзгәртү турында карар чыгарылды һәм дүрт кешенең сыналу срогы озынайтылып өстәмә вазифалар йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: операция Шартлы җәза үтәүче