Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Бәйрәмдә саклык кирәк!

Бәйрәм үтәсе бина яисә бүлмәдәге тәрәзәләрдә тимер рәшәткәләр куелмаган һәм янгын килеп чыккан очракта аннан ике чыгу юлы булырга, чыршы идәнгә ныклап беркетелгән булырга һәм аның ботаклары түшәмгә һәм стеналарга тиеп тормаска тиеш.

Бәйрәм вакытында дугалы прожекторлар, шәмнәр, шартлаткычлар куллану, фейерверклар ясау һәм янгын килеп чыгу куркынычы зур булган башка нәрсәләрне кабызу катгый тыела. Исегездә тотыгыз, чыршыны ут кабынудан саклаучы состав сеңдерелмәгән целлулоидлы уенчыклар, марля һәм мамык белән бизәргә, балаларга тиз кабынып китүчән материалдан тегелгән костюмнар кидерергә ярамый.

Бәйрәм вакытында дежур торуны оештырырга кирәк. Эвакуация юлларындагы ишекләр чыгу юлына таба бик җиңел ачылырга тиешләр. Биредә предприятиеләр җитәкчеләренә һәм авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, янгын сүндерүгә җайлаштырылган техника белән ирекле янгын сүндерү оешмасы хезмәткәрләренең тәүлек буе кизү торуын оештыру кирәклеген искәртәсем килә.

Реклама

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен пиротехника чараларын һәм гирляндаларны сату һәм сатып алу массовый төс ала. Исегездә тотыгыз, әлеге продукция янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә мәҗбүри тәртиптә сертификацияләнгән булырга тиеш ("Янгын куркынычсызлыгы турында"гы федераль закон, 21.12.1994, №69).

РФда Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 174, 175 нче пунктлары нигезендә пиротехника чараларын сату махсус кибетләрдә яисә бүлекләрдә генә оештырылырга тиеш. Пиротехника чаралары янгынга каршы киртә белән бүленгән бүлмәдә, металлдан эшләнгән шкафларда гына сакланырга тиеш. Әлеге шкафларны подвалларга урнаштыру катгый тыела. Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә сертификацияләнмәгән пиротехника чараларын һәм чыршы гирляндаларын сату очраклары ачыкланган очракта гаеплеләр гамәлдәге законнар нигезендә 30000 сум штраф төрендәге җаваплылыкка тартылачак..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев