Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Урманнарны янгыннардан саклыйк!

Соңгы еллардагы коры җәйләр чорында янгыннардан килгән зыянны әйтеп бетерерлек түгел. Әле яз фасылы башланды гына.

Шуңа да карамастан, Россиянең кайбер төбәкләрендә урманнар яну очраклары теркәлә дә башлады. Алда җәй. Аның ниләр майтарасын фаразлау мөмкин дә түгел. Гадәттән тыш хәлләр службасы хезмәткәрләре әйтүенә караганда, янгыннар килеп чыгуда кешеләрнең дә гаебе күп. Урманнарда учак ягу, кипкән үләннәрне яндыру зур фаҗигаләр китереп чыгара. Шуларны истә тотып ТР Министрлар кабинетының 524 номерлы боерыгы белән 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим билгеләнде. Димәк, бу чорда урманнарны янгыннардан саклауны максат итеп, урманнарга чыгуны кичектереп торырга туры киләчәк. Янгыннарның күп өлеше үткән елгы салам һәм үләннәрне яндыруга туры килә. Аучыларның һәм балык тотучыларның да ут белән битараф булулары нәтиҗәсендә дә янгыннар килеп чыга. Саксыз ташлап калдырылган тәмәке төпчекләренең дә зур фаҗигаләр китереп чыгаруы ихтимал. Кипкән үлән, чүп- чар һәм көнкүреш калдыкларын яндырган өчен әлеге территория җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башкарма комитетлары башлыклары җавап тотачак. Мондый очракта аерым гражданнарны 2000 сумнан 4000 сумга, вазифаи затларны 6000 сумнан 15000 сумга һәм юридик затларны 150000 сумнан 200000 сумга кадәр штрафка тарту каралган. Быелның 17 мартында Иске Чүпрәле авылының Школьная урамында яшәүче И.Ш.Идиятуллин үзенең йорты янында учак кабызып чүп-чар яндырды. 114 номерлы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре килгәч тә ул учакны сүндерми һәм аңа карата 1000 сум күләмендә штраф түләтү турында беркетмә төзелә. Райондашларыбыз ут белән бик сак һәм уяу булсыннар иде,- ди гражданнар оборонасының Чүпрәле районы буенча әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек нигезләре