Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яңартылган совет утырышы

22 март көнне эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге каршында оештырылган Иҗтимагый советның чираттагы утырышы үткәрелде.

Анда көн тәртибенә куелган эчке эшләр бүлеге эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Басыров чыгышы тыңланды. Нигездә, ул соңгы көннәрдә матбугат битләрендә, телевидение һәм радио тапшыруларында күп мәртәбә телгә алынган Казан шәһәренең "Дальний" бүлекчәсендәге хәлне анализлады, үзе җитәкли торган коллективның бүгенге эшчәнлегенә тукталды һәм алдагы чорга бурычлар куйды. Утырышта шулай ук Иҗтимагый советның яңартылган составы расланды. Аның җитәкчесе итеп "Туган як" район газетасы журналисты Рәшит Фәтхуллов, секретаре-эчке эшләр бүлеге ветераны Александр Шишкин, членнары итеп район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Иосиф Кукушкин, җаваплылыгы чикләнгән "Чүпрәле-Азык" җәмгыяте директоры Рәфәгать Алиуллов, эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Фариз Шакиров, район имам-хәзрәте Фәһим Әхмәтҗанов, изге Михаил храмы иереры Олег Волков һәм шәхси эшмәкәр Надир Мөшәрәпов билгеләнде. Бүлек начальнигы урынбасары, полиция майоры Фәрит Камусин тәкъдим иткән Иҗтимагый советның Положениесе расланды. Советның яңа җитәкчесе Рәшит Насыйбуллович залда утыручыларны закон кысаларында бердәм эшләрбез, дип ышандырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек

2
X