Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яңа елда машина йөртүче өч исерек чүпрәлеле тоткарланган

Ниһаять, юл хәрәкәтен бозучыларга салынган штрафларның 50%ына ташлама ясау турында закон үз көченә керде.

Ул машина йөртүчеләрне штрафларын тизрәк түләргә стимуллаштырырга тиеш. Хәзергә штрафлар ике ай эчендә түләнергә тиеш, түләмәгән очракта сумма икеләтә арта. Ә яңа закон нигезендә 20 көн эчендә түләнгән очракта штраф суммасы икеләтә кими. Бу закон эчү һәм медицина тикшерүеннән баш тарту очракларына, тизлекне 40 километрдан күбрәккә кабат арттыру, кызыл ут астына кабат керү очракларына бәйле штрафларга кагылмый. 2016 елның 1 январеннан гамәлгә кергән закон машина йөртүчеләргә ничек тәэсир итте? Әйтергә кирәк, январь аеның беренче яртысында, элек штрафларын үзвакытында түләмәгән сигез шофер тоткарланды. Әлбәттә, аларга карата тиешле чара күреләчәк. Яңа елга аяк басарга өлгермәдек, өч машина йөртүче исерек килеш эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев