Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

"Зебрага ау" акциясе ләвам итә

Россиянең барлык территориясе буенча да җәяүле хәрәкәтенең иминлегенә бәйле хәл тынычланырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә юл- транспорт һәлакәтен китереп чыгаручы сәбәпләрне һәм шартларны кисәтү буенча актив эш алып бару мөһим.

2011 елда Татарстан Республикасы территориясендә 1928 җәяүле автотранспорт чарасыннан зыян күрде. 231 кеше үлде һәм 1783 кеше тән җәрәхәте алды. Юлны аркылы чыгу урыннарында җәяүлене таптатуның 508 очрагы теркәлде. Шуларда 26 кеше үлде һәм 506 кеше авыр травма алды. 2011 елның 24 августында Яр Чаллы шәһәрендә "ВАЗ-2110" маркалы автомобильне идарә итүче 23 яшьлек егет җәяүле чыга торган урында тизлек режимын сакламый һәм 5 яшендәге кызны таптата. Кыз бала һәлакәт урынында ук җан бирә. 2011 елның ноябрь аенда Россия Федерациясенең барлык территориясендә дә "Зебрга ау" акциясе старт алды. Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе һәм иҗтимагый оешмалар белән бергә үткәрелә һәм юлны аркылы чыгу урыннарында җәяүленең иминлеген тәэмин итү максат итеп куела. Акция кысаларында гражданнардан, иҗтимагый оешмалардан һәм массакүләм-мәгълүмат чараларыннан моңа кагылышлы алынган хәбәрләргә беренчел игътибар булачак. Шушы уңайдан юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән проблемаларны хәл итүдә сезнең дә актив катнашуыгызны сорыйбыз. Автотранспорт юлын аркылы чыгу урыннарын тикшерүдә иҗтимагый оешмалар гына түгел, җәяүле иминлегенә битараф булмаган һәр гражданин да катнашырга мөмкин. Ачыкланган кимчелекләрне язма рәвештә һәм фото материаллар формасында дәүләт автоинспекциясенең территориаль органының www.rpolice.ru сайтына да урнаштырырга да мөмкин. "Зебрга ау" дип акциянең исемен дә куярга онытмагыз! Шуны да искәртим, әлеге акция башланганнан бирле җәяүлеләргә йөрү өчен тиешле шартларның булмавы турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә гражданнардан җитмешкә якын мөрәҗәгать алынган. Шушы чорда республика территориясендә 3008 җәяүле юлы тикшерелгән. Аларның 451-е тиешле таләпләргә җавап бирерлек хәлгә китерелгән, 71 очрак буенча административ хокук бозулар турында эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек