Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Закон нигезендә оештырылды

2011 елның 6 маенда "Ирекле янгын сүндерү оешмасы турында" 100 номерлы Федераль закон гамәлгә керде. Анда әлеге законның куллану сферасы, бурычлары, әлеге оешма хезмәткәрләренең материаль ташламалары, службаны, ирекле янгын сүндерү подразделениесе эшчәнлеген оештыру тәртибе билгеләнгән.

2011 елның 1 августында исә Татарстан Республикасы РФ субъектлары арасында беренчеләрдән булып 48 номерлы "Ирекле янгын сүндерү оешмасы турында"гы законны өч укылышта кабул итте. Әлеге законда, шулай ук, ирекле янгын сүндерү оешмасын оештыруның һәм эшчәнлегенең хокукый нигезләре билгеләнде. Законда ирекле янгын сүндерү оешмасы хезмәткәрләренә дәүләт ярдәме чаралары да билгеләнгән. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт учреждениесенең ТР буенча начальнигы Р.З.Хәбибуллин депутатларга ведомствога караган территорияне янгыннан 7,5 меңнән артык һөнәри янгын сүндерүче саклавын, алар карамагында 700 берәмлек махсус техника булуын җиткерде.

114 номерлы янгын сүндерү частеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 10 аенда район территориясендә 23 янгын теркәлгән. Янгында 4 кеше вафат булган. Янгыннарны сүндерү вакытында ирекле янгын сүндерү оешмасы хезмәткәрләре 22 тапкыр җәлеп ителгән.

-Район территориясендә килеп чыккан янгыннарны сүндерүдә ирекле янгын сүндерү подразделениеләре зур һәм мөһим рольне уйнарга мөмкиннәр. Мәсәлән, агымдагы елның 10 апрелендә Иске Шәйморза авылындагы Калинин урамында Р.Ф.Хаяров хуҗалыгында янгын килеп чыккан. Шәйморза авылы исә район үзәгеннән ерак урнашкан. 114 номерлы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре Иске Шәйморза авылына килеп җиткәнче авылда оештырылган ирекле янгын сүндерү подразделениесе хезмәткәрләре янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерүгә ирештеләр,-ди 114 номерлы янгын сүндерү часте начальнигы Василий Битяков.

Димәк, ирекле янгын сүндерү подразделениеләре һәр авылда диярлек, аеруча район үзәгеннән еракта урнашканнарында, оештырылса күпме гомерләр, мал-мөлкәт сакланып калыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев