Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Юлларда имин йөрү өчен

Балалар катнашындагы юл һәлакәтләре мәсьәләсе җәмгыятебездә һәрчак актуаль урын биләде. Кызганычка каршы, бу бүген дә шулай.

Шуңа балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә төп максатларның берсе булып тора. Балаларны өйрәтүдә беренчел максат итеп, психологик-физиологик сыйфатларны үстерүне, транспорт культурасын формалаштыруны куярга кирәк. Соңгы елларда юлларда автотранспорт йөрешенең үсеше күп тапкырлар үсүен исәпкә алсак, югарыда әйтелгәннәр тагын да мөһим санала.

Алешкин-Саплык авылындагы балалар бакчасында әлеге юнәлеш буенча күп еллык тәҗрибә тупланган. Шуңа да биредә һәр төр занятие юл йөрү кагыйдәләре элементларыннан башка үтми дә диярлек. Булсын ул, иртәнге гимнастика, саф һавада йөрү, иҗади эшләр-һәркайсында да балалар белән төрле методик алымнар, технологик укулар кулланыла. Шулай ук, балалар һәм әти-әниләр катнашында төрле уеннар, дәрес-чаралар үткәрелә.

Балалар бакчасы әлеге юнәлеш буенча район, республика конкурсларында да актив катнаша, җиңүләр яулый. Юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар район эчке эшләр бүлегеннән дә вәкилләр, инспектор Айрат Хуҗиев катнашында еш үтә. Балалар әкияти инсценировкаларда юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү буенча белемнәрен күр-сәтәләр, бүләкләр алалар. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итеп, балаларыбызның транспорт йөртү культурасын үстерү буенча югары нәтиҗәләрне генә барларга уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл кагыйдәләре