Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Юлга чыктың исә...

Ун көн дәвамында безнең инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик чаралар үткәрүне планлаштырдылар.

Мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге көннәре үткәрү, соңгы дәресләр ахырында хәтерне яңарту өчен бишминутлыклар оештыру, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган яшь җәяүлеләрне, велосипедчыларны, мотоциклчыларны һәм мопедта йөрүчеләрне ачыклау планлаштырыла. Моннан тыш, әлеге чорда автотранспорт чараларын идарә итүчеләргә карата да контроль артачак. Алар тарафыннан тизлек режимының саклануы, пассажир сыйфатында балалар йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә аерым игътибар булачак. Шуны да әйтим, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы балалар өчен аларның әти-әниләре закон нигезендә административ җаваплылыкка тартылачаклар.

Республиканың ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның тугыз аенда Татарстан шәһәрләрендә һәм юлларында балалар катнашы белән 470 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 17 бала һәлак булган һәм 485е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 345 һәлакәт, ягъни 73,4 проценты транспорт чараларын идарә итүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Шунысы кызганыч, авариягә юлыккан 173 автомобильдә балалар да булган. Соңгы вакытларда җәяүле балаларны таптату очраклары күбәеп киткән. Агымдагы елның 10 октябрендә Чистай-Түбән Кама автомобиль юлының 74 нче километрында җәяүле үтәргә тиеш булмаган юл аша чыкканда 3 яшьлек кызын җитәкләгән килеш яшь әни машина астына эләгә. Бала ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә җиткәнче җан бирә. Әлеге юл һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында була. Моннан чыгып, дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да тагын бер мәртәбә сак булуларын сорый. Көзге-кышкы вакыт җитү белән көннең яктылыгы кыскара бара, ә караңгы вакытта күз күреме дә начарая. Машина йөртүчеләр юлда кинәттән бәла-каза килеп чыкмасын өчен барысын да алдан күрә белергә тиешләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә әйтелгәнчә, караңгы вакытта җәүялеләр ут яктысын чагылдыручан кием кияргә тиешләр. Шуны искәртим, караңгы вакытта якын фар яктысында җәяүлене 25-30 метрдан гына күреп була, ә шундый киемдәге кешене 130-140 метр ераклыктан абайларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев