Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Юлдагы хата гафу ителми

Агымдагы елның октябрь аеннан башлап, декабрьгә кадәр республикада, шулай ук, Россия регионнарында "Җәяүле, юл аша тиешле урыннан чык!" социаль кампания игълан ителгән иде. Акция җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында, җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә өндәүне күздә тотып үткәрелә.

Кампания кысаларында "Билгеле булырга тырыш!", "Зебра алдында тукта!", "Итагатьле шофер" кебек профилактик эшләр алып бару күздә тотыла. Бу максатта республикада, шулай ук, районнарда ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафлар белән генә чикләнеп калмыйча, махсус рейдларга чыгып, шулай ук, оешмаларда да аңлату эшләре алып баруга кереште. Статистика мәгълүматларына караганда, аеруча көздән кышка кергән чорда җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләрнең артуы күзәтелә. Бу көннәр кыскарып, тиз караңгы төшү сәбәпле, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне күрми калуы, һава торышының начараеп, күз күреме кимү белән аңлатыла. Гомумән алганда, соңгы елларда юл аша тиешле урыннан чыкмау яки машина йөртүчеләрнең җәяүлеләр хокукы белән исәпләшмәүләре нәтиҗәсендә юл һәлакәтләре саны артуы билгеләнә.

Республикада агымдагы елның 9 аенда гына җәяүлеләрне бәрдерүнең 1301 очрагы теркәлгән. Аларда 136 җәяүле һәлак булган, 1238е тән җәрәхәтләре алган. Агымдагы елның җәй айларында гына да һәлакәтләр очрагы 20 процентка артып киткән. Гадәттә, җәяүлеләр юл аркылы чыкканда аның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми, шуңа да, төрле фаҗигаләргә юл ачыла.

Республика юл инспекторлары көзге караңгы кичләрдә киемнәрдә, бигрәк тә балаларныкында яктырып күренүче элементлар булдыруны сорый. Моннан тыш, машина йөртүчеләрнең генә түгел, җәяүлеләрнең дә урамнарда аек йөрүе мөһим. Чөнки узган ел Татарстанда 67 юл-транспорт һәлакәтенең исерткеч эчемлек кулланган җәяүле гаебе белән килеп чыгуы мәгълүм. Исегездә тотыгыз, юллардагы хата гафу ителми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллардагы фаҗига