Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Юлда йөри беләсеңме?

Яңа Кәкерле урта мәктәбе каршында оештырылган "Кояшкай" лагерының 2 сменасында ял итүче балалар белән "Юлда йөри беләсеңме?" дигән уен-тамаша үткәрелде.

Уен-тамаша тәрбиячеләр Венера Атауллина һәм Дилүзә Вилданова тарафыннан оештырылды. Кичәгә кунак булып Чүпрәле районы ЮХИДИ хезмәткәре Айрат Хуҗиев, мәктәп директоры Шамил Абдрахманов һәм әти-әниләр килделәр.

Уен-тамашада укучылар "Зебра" һәм "Светофор" командаларына бүленеп, ярыштылар, белемнәрен күрсәттеләр. Ярыш ахырында исә җиңүче команда һәм укучы билгеләнде. Соңыннан "Шәһәр урамында" дип сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелде. Кичәдән барлык кунаклар да, балалар да бик канәгать калдылар. ЮХИДИ хезмәткәре Айрат Хуҗиев укучылар алдында чыгыш ясап, юлларда сак булуларын теләде, аларны юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды, бүләкләр тапшырды.

Мәктәп директоры Шамил Абдрахманов та үзенең чыгышында укучыларның юл кагыйдәләрен яхшы белүләрен, аларны һәрвакыт үтәү-безнең бурычыбыз икәнлегенә тагын бер кат басым ясады, укучыларга исәнлек-саулык, каникулларны бәла-казаларсыз үткәрүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек