Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Быелның тугыз аенда Чүпрәле юлларында 156 юл-транспорт һәлакәте теркәлде

Агымдагы елның тугыз аенда Татарстан Республикасы юлларында 3925 юл- транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 453 кешенең гомере өзелде һәм 5121 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.

Үткән еллар белән чагыштырганда саннар кимү ягында булса да, юллардагы аварияләр тынычланырга мөмкинлек бирми. Хәзерге вакытта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасы бөтен дөнья җәмгыятенең игътибар үзәгендә тора.Чөнки, юл фаҗигаләре зур күләмдә мораль һәм физик зыяннан тыш, зур суммаларда иктисадый һәм социаль югалтулар да китерә. 2005 елның 26 октябрендә имзаланган Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә, ноябрь аеның өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл- транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне итеп билгеләнде. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, ДТПлар нәтиҗәсендәге һәлак булуларны һәм имгәнүләрне булдырмау һәм киметү өчен киң җәмәгатьчелекне тарту аның максаты итеп куела. Искәртеп үтим, быелның тугыз аенда гына да район юлларында 156 ДТП булды. Кызганычка каршы бер кеше үлде, 12-се имгәнде, 144 автотранспорт зыян күрде. Әлеге фаҗигаләргә кем гаепле дисезме? Аварияләрнең күпчелеге машина йөртү тәҗрибәсе өч ел булмаганнарга туры килә. Сәбәбе берничә: беренчесе- тизлек режимын сакламау булса, икенчесе- юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп җиткермәү. Юллар берәүне дә аямый. Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомеренә битараф булмагыз, һәр тарафта да игътибарлылык күрсәтегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл корбаннарын искә алу юлтранспорт һәлакәте