Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Юл төзүчеләр һәрвакыт әзер

Ул көнне "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Чүпрәле филиалында үткәрелгән өйрәнүләр, муниципаль район территориясендә автомобиль транспортының тоткарлыксыз хәрәкәтен тәэмин итүгә әзерлеген тикшерүне максат итеп куйды.

Әлеге оешма районда иң эреләрдән санала. Гражданнар оборонасы буенча таләп ителгән эшләрнең дә күпчелеге һәм мөһим өлеше юл төзүчеләргә туры килә. Шуны истә тотып мондый өйрәнүләр ел дәвамында ике мәртәбә үткәрелә. Апрель аенда да юл төзүчеләр әлеге имтихан өчен югары билгегә лаек булганнар иде.

-Без бүген район гражданнар оборонасының юл службасын тикшереп карарга булдык, авария-коткару һәм кичектергесез эшләр килеп чыккан очракта аларны үтәү мөмкинлекләрен барладык. Әлбәттә инде, кышкы чордагы эшләрне оештыру һәм район халкының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен урам-юл челтәрен тиешле хәлдә тотуны да игътибардан читтә калдырмадык,- ди район гражданнар оборонасы вәкиле Виктор Кузнецов.

Кышкы чор дигәннән, теләсә нинди карлы-бураннарда да юлларны кар көртләреннән чистарту өчен парктагы техника тулы әзерлеккә китерелгән.

-Гражданнар оборонасы буенча сигнал килгән очракта 32 хезмәткәрдән торган шәхси состав билгеләнгән урында булырга тиеш. Алар карамагында 4 автомобиль, су сиптерүгә жиһазланган 1 "КамАЗ", 3 бульдозер, 2 автогрейдер, 1 төяп торучы, 1 автобус, 1 төзекләндерү мастерское һәм 1 кәтүк бар.

Тулы әзерлек өчен 24 сәгать вакыт бирелә, әмма без аннан да азрак вакыт эчендә алга куелган эшкә керешә алабыз,-ди оешманың хезмәтне саклау буенча инженеры Нияз Нургалиев.

Бер үк вакытта ул урындагы гражданнар оборонасы штабын да җитәкли икән. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта филиал персоналы нәрсә эшләргә тиеш соң? Бу хакта да ул тәфсилләп сөйләп күрсәтте. "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыяте бу юнәлештә даими эш алып бара. Урыннардагы филиалларда өйрәнүләр үткәрү өчен тиешле әсбаплар, кулланма күрсәтмәләр һәм плакатлар белән тәэмин итә. Шуңа да мондагы хезмәткәрләр шартлаучан әйберләргә юлыкканда, җир тетрәү булганда, көнкүрештә агулану, бозлавык, көчле кар-буран һәм кар көртләре, су басу, химик агулану һәм ураганнар вакытында нинди чара күрергә кирәклекне яхшы беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышыкы әзерлек