Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Юл хәрәкәтен бозсаң, телефонга SMS киләчәк

Камералар теркәгән мәгълүматлар буенча гаепләнүче шоферларның кәрәзле телефоннарына өстәмә рәвештә SMS хәбәрләр киләчәк.

Әлеге идеянең авторы Дәүләт Думасының җәмәгать берләшмәләре һәм религия оешмалары комитеты рәисе Ярослав Нилов һәм Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Игорь Лебедев шушы хакта Россия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка хат җибәргән. "Гарант" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, автоматик режимда эшләүче махсус техник чаралар, теркәлгән кагыйдә бозу очраклары турында автомобиль хуҗасының кесә телефонына SMS җибәрәчәкләр икән. Димәк, транспорт чарасын ЮХИДИ бүлегендә теркәгән вакытта кәрәзле телефонның номерын да язып калдырырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл хәрәкәтен бозсаң SMS киләчәк