Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Иске Шәйморза балалар бакчасында кунакта

Соңгы елларда республикабызда автотранспорт чаралары саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һаләкәтенә юлыгу куркынычы да көчәя.

Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Балачактан алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буена саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасы"н өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру безнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең изге бурычы.

Безнең "Кояшкай" балалар бакчасында нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе "Яшел ут" бәйгесе кысаларында "Юлда йөрсәң бул өлгер-юл кагыйдәсен яхшы бел" исемле бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балаларда күтәренке кәеф тудыруга, шулай ук аларның аң-белем дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итүче бу бәйрәм тәрбиячедән иҗади эшләүне таләп итә. Г.Азизова оештырган бәйрәм иртәсендә әти-әниләр, район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев, Иске Шәйморза урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илсур Халитов һәм аның тәрбия эшләре буенча урынбасары З.Ибятова катнаштылар.

Балалар бакчасында белем бирүнең төп формасы - шөгыль. Белемнең төпле, нәтиҗәле булуы шөгыльләрне ничек итеп уздыруга бәйле. Коры сөйләшү яки кисәтүләр белән генә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтеп булмый. Моның өчен һәр шөгыльгә җентекләп әзерләнергә, шөгыль вакытында күрсәтмә материалдан киң файдаланырга кирәк. Бакчабызда үткән иртә вакытында балалар урамда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен күрсәттеләр, транспорт төрләрен аерырга өйрәнделәр, юл билгеләрен тануны камилләштерделәр, светофор макеты ярдәмендә юл аша чыгу белемнәрен ныгыттылар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре-ышанычлы ярдәмчебез, ә эшебез нәтиҗәле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы иминлек