Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Үткән ел Чүпрәледә 25 шофер төрмәгә утырды

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясы буенча административ штраф законда каралган срокта түләнмәсә, ул сумма икеләтелгән күләмендә салына, статьяда 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә билгеләү дә каралган.

-Кодексның 20.25 статьясы нигезендә, штрафны 70 көн эчендә туләргә кирәк. Үткән ел ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан шундый 97 машина йөртүчегә карата административ протокол төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 54-е штрафлар суммасын ике тапкыр арттырып түләде, 25-е рәшәткә артына утырды, унысы мәҗбүри эшкә тартылды. Яңа елда мондый күңелсезлекләргә юл куелмасын иде. Штрафларыгызны ЮХИДИ бүлекчәсеннән 2-23-45 телефоны аша белешеп торырга кирәк,- ди автоинспекция начальнигы Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар шофер