Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

25 апрельдән 15 майга кадәр республикада гади генә учак та ягу тыела

Агымдагы елның 22 апреленә янгын сүндерү часте хезмәткәрләре 18 мәртәбә янгынга чыккан. Шуның 8 очрагы-янгыннарны, 9ы-кырларда көздән калган салам өемнәрен, коры үләнне, учакларны сүндерү тәшкил итә. Моннан тыш, торак секторларда 7 янгын очрагы теркәлгән.

Газеталарда, телевидениедә һәрдаим кисәтүләргә дә карамастан, район халкы, оешма, КФХ, җәмгыятьләр җитәкчеләре (җитәкчеләргә район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан хәтта телефонограммалар да җибәрелгән) тәртипкә күнәргә ашкынып тормыйлар, чүп-чарны, үткән елдан калган коры үләнне, салам калдыкларын ягып җибәрәләр. Район янгын сүндерү часте хезмәткәрләре тарафыннан Иске Чүпрәле авылындагы Яшьлек һәм Тынычлык урамнарына, җаваплылыгы чикләнгән "Фламинго" җәмгыяте карамагындагы чүп ташлау полигонына, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Иске Кәкерле филиалы кырына, Цивильск-Сызрань трассасындагы 135нче километрга, КФХ Т.В.Шәйхетдинов кырына коры үләнне, салам калдыкларын кабызып җибәрү нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннарны сүндерергә чыгу очраклары моңа бер дәлил булып тора.

-Татар Шатрашаны, Кече Шәйморза, Татар Төкесе, Чуваш Ишлесе, Мунчәли, Иске Уби авыллары тирә-ягындагы коры үләнне кабызып җибәрү исә аеруча куркыныч, чөнки биредә авылларның тирә-ягында былтыргыдан чабылмый калган биек үлән күп. Ялгыш ташланган шырпыдан кабынган ялкын йортларга да кабарга мөмкин. Исебездән чыгармыйк, ут дус кына түгел, дошман да ул,-ди район янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Марс Хәмидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын