Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ут беркемне дә аямый

Торак секторларда янгыннар буенча хәлнең уңай булмавы нык борчу тудыра. Бу уңайдан берничә сорау белән район янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Марс Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Марс Харисович, ел башыннан алып бүгенге көнгәчә янгыннар буенча хәлгә анализ ясагыз әле?

-Янгыннарның күпчелеге 60 яшьтән олырак яшьтәге, материаль һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләрендә килеп чыга.

2011 елның 10 аенда районда 26 янгын очрагы теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда, 3,7 процентка азрак (27). Янгыннар саны 10 мең кешегә 9,33 туры килә (ТР буенча-18,64). Янгыннар нәтиҗәсендә килеп чыккан материаль зыян 262137 сумны тәшкил итә, үткән ел белән чагыштырганда, бу сан 88,75 процентка күбрәк. Ә иң аянычы янгыннарда 4 кешенең вафат булуы (үткән ел 1 генә очрак иде) һәм 3 кешенең төрле травмалар алуы (2010 елда-0). Димәк, янгыннарда вафат булучылар һәм травма алучылар саны 300 процентка арт-

кан. Янгыннарда вафат булган кешеләр саны 10 мең кешегә 1,33 туры килә (ТР буенча-1,26).

-Агымдагы елда килеп чыккан янгыннарның төп сәбәпләре нидә?

-Иң беренчедән, электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләренең тупас бозылуы дияр идем. Нәкъ менә шушы сәбәп нәтиҗәсендә килеп чыккан 6 очрак теркәлгән. Бу гомуми янгыннарның 23 процентын тәшкил итә. Икенчедән, ут белән саксыз эш итү буенча 2 очрак (1%), җылыту мичләреннән файдаланганда янгын килеп чыгуның 4 очрагы теркәлгән (6,5%). 2010 ел белән чагыштырганда тәмәке тартканда саксызлык нәтиҗәсендә янгын чыгу 2 очрактан 4кә арткан. Мәсәлән, агымдагы елның 7 мартында Кече Чынлы авылында килеп чыккан янгында Р.А.Җәббаров (1947), 17 апрельдә Иске Чүпрәле авылында А.Ш.Саитов (1944), 18 августта Чуваш Шәйморзасы авылында С.А.Яковлев (1969) вафат булганнар иде. Медицина экспертизасы нәтиҗәләре аларның каннарында 2,6, 2,4, 4,8әр процент концентрациясендә этил спирты булуын күрсәтте (көчле дәрәҗәдә исерек булу). Янгыннарның сәбәпләре-тәмәке тартканда саксызлык. 31 августта Иске Элмәле авылында килеп чыккан янгында Е.А.Алеева (1927) вафат булды. Янгынның сәбәбе-электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләренең бозылуы.

Шул ук вакытта биредә җылыту мичләреннән файдаланганда янгын чыгу очракларының 7дән 4кә кадәр кимүен дә искәртәсем килә.

-Газета укучыларга нинди киңәшләрегез һәм тәкъдимнәрегез бар?

-Үзегезнең сәламәтлегегезне һәм тормышыгызны, шулай ук, торагыгызны уттан саклап калу өчен, иң беренче чиратта, өегездә янгын чыгудан сакланырга тырышыгыз. Ә моның өчен исә гади генә булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәк. Төзек булмаган электр чыбыкларыннан файдаланмагыз, аларны үз белдегегез белән алмаштырырга да маташмагыз. Бу эш белән бары тик белгечләр генә шөгыльләнергә тиеш. Электр челтәрен бер розеткага берничә электр приборын берьюлы тоташтырып, чамадан тыш йөкләндермәгез. Чөнки нәкъ менә шул сәбәпле янгын килеп чыгарга мөмкин дә инде. Әгәр сез электр җылыткычлардан файдаланасыз икән, игътибарлы булыгыз. Аларны тиз кабынып китүчән предметлар янына куймагыз һәм караучысыз калдырмагыз. Өегездән чыгып киткәндә көнкүреш электр приборларын розеткадан алып калдырыгыз. Әгәр сез мунчагызны мич белән ягып җылытасыз икән, төтен юлларын һәм торбаларын елына ике тапкыр чистартырга кирәк. Чөнки янгын күп вакытта корымга ут кабынып китүдән дә барлыкка килергә мөмкин. Газ приборларын кабызган килеш, аеруча анда пешәргә куелган ризыкны, караучысыз калдырырга ярамый. Аннан соң шуны да истә тоту мөһим, газ плитәсе өстендә киемнәр киптерергә ярамый. Тәмәке тартучылар игътибарына янгыннарның күпчелеге нәкъ менә аларның ваемсызлыгы аркасында килеп чыгуын да җиткерәсем килә.

Торак йортларда янгыннарның килеп чыгуын хәбәр итүче приборлар бар хәзер. Алар кибетләрдә сатыла. Әлеге прибор гади батарея куеп та эшли һәм аны өенә һәркем үзе дә урнаштыра ала. Бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел, бер прибор 350 сум гына тора. Өегездәге йокы, зал, аш-су бүлмәләренә берәр прибор алып куйсагыз, әлбәттә, тынычрак булырсыз.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев