Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Уракны хәвеф-хәтәрсез үткәрик

Яңа уңышны җыеп алу чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында янгын күзәтчелеге бүлеге тарафыннан чаралар, тикшерүләр үткәрелеп тора.

Тикшерүләр барышында электр җиһазларына, объектларның, уракта катнашачак техниканың беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителешенә, хезмәткәрләр тарафыннан янгынга каршы режимның үтәлешенә аеруча игътибар бирелә. Күп кенә урыннарда җитешсезлекләр дә ачыкланды. Кайбер хуҗалыкларда ашлык саклау территорияләре беренчел янгын сүндергеч чаралар белән комплектлаштырылмаган, запас су тутырылып әзерләп куелмаган, территориядән хәтта коры үлән калдыклары да җыештырылмаган.

Тик шуны да әйтергә кирәк, агымдагы ел урагында катнашачак комбайннарның барысы да беренчел янгын сүндергеч чаралар белән комплектлаштырылган. Һәр комбайнга икешәр данә янгын сүндергеч урнаштырылган. Биредә мин "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы һәм "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы комбайннарында янгын сүндергечләрнең берәр данә генә булуын ассызыклыйсым да килә. Уракка төшкәнче әлеге җитешсезлекләрне бетерү мөһим. Чөнки кеше гомере барыннан да кадерле. Шуңа да барлык хуҗалыклар, агрофирма филиаллары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ашлыкны саклау һәм эшкәртү урыннарындагы электр җиһазларын, челтәрен планлы төзекләндерүне үткәрүне, барлык биналарны да беренчел янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин итүне, уракта катнашачак хезмәткәрләр белән инструктажлар үткәрүне тизләтергә кирәклеген искәртәсем килә. Аннан соң җитәкчеләрнең, белгечләрнең игътибарын кырдагы салам өемнәренең электр үткәргеч линияләрдән-15 м, юллардан-20 м, биналардан һәм корылмалардан 50 м ераклыкта куелырга тиешлегенә дә юнәлтәсем килә. Кырларда саламны һәм камылны яндыру, учаклар кабызу катгый рәвештә тыела. Әгәр басуларда саламны, камылны яндыру очраклары ачыклана икән, хуҗалык җитәкчеләре Россия Федерациясе законнары нигезендә административ җаваплылыкка тартылачаклар.

P.S. 18 июльдән ТРда янгынга каршы көчәйтелгән режим урнаштырылды. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, бигрәк тә урманнарга керүне чикләү, ял итү урыннарында сак булу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын