Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Универсиада вакытында Казан урамнарында хәрәкәт чикләнә

"Универсиада-2013"не ачу һәм ябу тантаналары барышында шәһәрдә транспорт хәрәкәтенә 4 тапкыр чикләү кертелә: 22 июньдә Универсиада авылыннан спортчыларны "Каzan-Arena" стадионына тренировкаларга алып барып кайтканда, 4 июльдә-XXVII Бөтендөнья җәйге Уеннар ачылышын тамашачылар белән берлектә генераль репетиция уздырганда, 6 һәм 17 июльдә Универсиада ачылышы һәм ябылышы тантаналарында.

Шушы очракларның һәркайсында мондый чикләү Ак.Парин, Х.Мәүлетов урамнарының М.Сыртланова урамыннан Җиңү проспектына кадәр арадагы турысында, шулай ук Җиңү проспекты, Ак.Арбузов, Ямашев проспектында Ак.Арбузов урамыннан Адоратский урамына кадәр арада, өченче транспорт дамбасында һәм Чистай урамында Адоратский урамыннан "Каzan-Arena" стадионына кадәр арада сәгать кичке 6дан төнге 2гәчә гамәлдә була. Бу чикләү бары тик шәхси транспортка гына кагыла, ә автобус, трамвай, троллейбуслар марштрутлары хәрәкәте һәм Универсиадада катнашучылар юлына туры килгән Оренбург тракты, Р.Зорге, Ак.Сахаров урамнарындагы, Мамадыш һәм Себер трактларындагы юл аермалары буенча узу мөмкинлеге үзгәрешсез кала.

Болардан тыш, 6 июльдә иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр Универсиада уты эстафетасы уздырыла. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге вакытларда кайсыбер урамнарда урыны белән шәхси транспорт йөри алмаячак: Мәүлетов урамы буйлап Ак.Парин урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участокта, Җиңү проспекты буйлап Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына кадәрге турыда, Оренбург тракты буйлап Җиңү проспектыннан Павлюхин урамына хәтлек участокта, тагын Павлюхин, Сәлимҗанов, Уң як Болак, Ташаяк урамнары, Батурин урамы буйлап К.Маркс урамы чатынача, К.Маркс урамы буйлап Батурин урамыннан Пушкин урамына кадәр, шулай ук Пушкин урамы буйлап К.Маркс урамыннан Бауман урамына кадәр арада, Бауман урамы буйлап Пушкин урамыннан Университет урамынача, Университет һәм Кремль урамнары буйлап.

9 һәм 10 июльдә исә Универсиада кысаларында спортча йөрү (спортивная ходьба) буенча ярышлар булачак. Төн уртасыннан, ягъни 00.00 сәгатьтән һәм икенче көнне төш вакытына - сәгать 12гә кадәр Кремль яры буе - Сәетгалиев ур. - Ташаяк ур. (Сәетгалиев урамыннан Мәскәү урамына кадәрге участок) маршруты буенча хәрәкәт чикләнә.

12 июльдә ярыммарафон Кремль яры буе - Киров дамбасы - Несмелов ур. - Краснококшайская урамнары буйлап шушы ук вакытларда, ягъни 00.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр уздырылачак, юлда хәрәкәт итүгә чикләүләр кертеләчәк.

Шуларга өстәп, 6-17 июль көннәрендә Универсиада авылыннан уенчылар автобуслары белән чыккан чакларда Ак.Парин урамы буйлап Мәүлетов урамыннан Оренбург трактына кадәр арада шәхси транспорт өчен юл ябык була.

-Иң мөһиме шул: Универсиада уздырылган көннәрдә җәмәгать транспортыннан файдалану җайлырак та булачак, чөнки аларга юллар ябылу янамый, юлларда әлегәчә булган җәмәгать транспорты тасмаларына өстәп, вакытлыча 18 урында яңалары барлыкка киләчәк, мисалга, Ташаяк, А.Камалиев, Миль урамнарында,-ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе башлыгы Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013