Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Язгы чорда янгыннар саны арта

Үткән еллар статистикасы күрсәткәнчә, язгы чор җитү белән янгын чыгу очраклары да бермә- бер арта.

Моның сәбәбе дә бар, күбебез кар астыннан чыккан чүп- чарны һәм кырыган үләннәрне торак йорт яннарында, басуларда һәм яр буйларында яндыра башлый. Административ характердагы чараларны куллануга да карамастан, ел саен диярлек әлеге тыелган эш дәвам итә. "Минем белән күңелсез хәл килеп чыкмас, учак янында саклап торам ич!"-, диючеләр дә аз түгел. Әмма, кырып кипкән үләнбик тиз яна һәм зур участокларга җәелеп киткән очракта утка каршы бер кеше генә көрәшә дә алмый. Районыбыз халкына мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсем килә, үзегез кылган эш өчен җаваплылык хисе барлыгын онытмагыз. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып, сез үзегезне генә түгел, башка кешеләрнең дә тормышын куркыныч астына куясыз. Янгын чыгу турында хәбәр алыну белән үк авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалар җитәкчеләре, ирекле янгын сүндерүчеләрнең тиз арада ут чыккан урынга чыгып китүләрен тәэмин итәргә тиешләр. Торак пунктлар һәм урман яннарын сукалау мөһим. Тагын бер кат искәртеп шуны әйтәм, кырыган үләннәргә һәм кырда калган камылга ут кабызмагыз! Торак йорт һәм урманнар янында чүп- чар яндырмагыз! Сүндерелмәгән тәмәке төпчеген кая җитте шунда ташламагыз! Татарстан Республикасы территориясе тулысы белән спутниклар аша күзәтү астында тора. Төтен яки ут күренгән очракта, районнардагы күзәтү эшчәнлеге алып баручы бүлекчәләргә хәбәр киләчәк. Ә аннан соң инде без гаепле кешеләрне барлап, аларга карата административ яки җинаять эше кузгатырга мәҗбүр булабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 хезмәте