Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Агымдагы ел башыннан 17 ноябрьгә кадәр Чүпрәледә 28 янгын теркәлгән

Янгын күренешләрен анализлаганнан соң, 2014 елның бүгенге чорына районда 28 янгын очрагы теркәлгән, шуның 24е шәхси секторда. Үткән елның шушы чорына исә 24 янгын булган.

Район 114 номерлы янгын күзәтчелеге начальнигы Марс Хәмидуллин әйтүенчә, иң күбе Иске Чүпрәле авыл җирлегендә, сигез!, янгын чыккан, Матак авыл җирлегендә-3, Иске Кәкерледә-2, Түбән Чәкедә-2, Марста-3. Бәхеткә каршы, янгыннарда үлем-китем булмаган.

Шәхси секторларда янгын килеп чыгуларның төп сәбәбе булып, өч очракта тәмәке тартудагы саксызлык тора. Электр җиһазларының, чыбыкларының төзек булмавыннан 14 янгын чыккан. Җиде очракта исә мичләрне җылытудагы кагыйдәләрне бозу сәбәпче.

Бәла аяк астында гына булырга мөмкин. "Торак-2014» күзәтү-профилактик операциясе уздырылуга да карамастан, ноябрь аенда инде дүрт янгын теркәлергә өлгергән.

Әйтәләр бит, карактан кала, уттан калмый дип. Шәхси секторларда барлыкка килгән янгыннарда да шул ук хәл. Түбән һәм Югары Каракитә авылларында өйләре янган хуҗалар бүген яшәү урынын читтән эзләргә мәҗбүр.

Реклама

-Янгын килеп чыгуга һәр чорның үз сәбәбе бар. Көзге-кышкы чорда ул күпләрнең өйләрне җылыту приборларын куллануга бәйле. Салкыннарда кешенең җылынырга теләве табигый күренеш. Тик бу вакытта, кабызыр алдыннан, җылыту җиһазларын тикшереп карау зарур. Каралмаган, чистартылмаган морҗа юллары, электр чыбыкларын һәрдам тикшереп торырга әйтеп торабыз, югыйсә. Күпләрнең өйләрендә булып, кисәтүләр язабыз, чыбыкларны алмаштырырга кушабыз. Соңгысында да үз белдекләре белән эшләүчеләр дә бар, белгечләр чакыртырга кирәк,-ди Марс Хәмидуллин.

Янгын күзәтү начальнигы чүпрәлеләрне сак булырга чакыра. Өйдән чыкканда, кая да булса киткәндә, электр җиһазларын күздә кичерергә кирәк. "Әлегә шулай торса да ярый", дип төзек булмаган җиһазларны кичектерү дөрес булмас. Чөнки ут җайлы вакытны сайламый. Ялгыз яшәүчеләргә, күп балалы гаиләләргә аеруча игътибарлы булу сорала. Исегездә тотыгыз! Уттан берни дә калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын