Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Янгынга каршы режим кертелә

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим игълан ителә. Урманнарда учак ягу катгый тыела.

Законны бозучылар штрафка тартылачак. Аның күләме гади кешеләр өчен 2-4 мең сум булса, юридик затлар өчен 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

-Былтыр күп кенә урыннарда коры үлән озын килеш калды һәм ул янгын чыгу куркынычын тагын да көчәйтә. Шуңа күрә, территорияләрдә, бакчаларда җыештыру эшләрен башкарганда аеруча игътибарлы булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Саксыз эш итү нәтиҗәсендә үзебез генә түгел, башкаларның да зыян күрү мөмкинлеген исебездән чыгармасак иде,- ди район янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Александр Мутов.

Район авыл хуҗалыгы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләренә исә янгын килеп чыккан урынга ирекле янгын сүндерүчеләрнең вакытында килеп җитүләрен тәэмин итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек