Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Янгын күзәтчелек хезмәткәрләре торак йортларны тикшерә

Районда янгыннар саны арту сәбәпле, янгын күзәтчелек хезмәткәрләре торак йортларны тикшерү планын булдырды. Аның беренчесе Иске Чокалы авылы җирлегеннән башланды.

Көндәлек тормышта янгын чыгуның төп сәбәпләре булып, ут белән саксыз эш итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәү яисә үтәмәү, электр һәм җылыту җиһазларыннан дөрес файдаланмау, караучысыз калган балаларның ут белән шаяруы тора. Исерек килеш урын өстендә тәмәке тарту нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар да шактый.

Иске Чокалы авылында 230 торак йорт исәпләнә, шуларның 6сы имин булмаган гаиләләр. Тикшерүләр дә нәкъ шушы йортлардан башланды. Янгын күзәтчелек инспекторы Инсаф Шакиров әлеге гаиләргә кереп, электр чыбыкларының төзеклеген тикшерде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты.

Кызганычка каршы, хуҗалыкларның барысында да диярлек янгын куркынычсызлыгы сакламау күренешенә тап булдык. Электр чыбыклары салынып төшкән, алары да аннан-моннан тоташтырылган, кайсыларында гомумән әлеге "үрмәкүч оялары" өстенә чүпрәкләр өелгән. Мичләрнең төзеклегенә дә хәйран калырлык. "Болай ярамый" бит дигәнгә каршы, "төзәтәбез" дип җавапладылар. Кайчанга, анысы мәгълүм түгел, әлбәттә. Ә бит ут секунд эчендә чыгарга мөмкин. Бу очракта ата-аналарның битарафлыгы балаларны, чат янәшә терәлеп торган күршеләрне куркыныч астына куя.

Район янгын күзәтүчеләре тарафыннан мондый тикшерүләр барлык авыл җирлекләрендә дә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгыннар саны арта