Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Кичә. Бүген. Иртәгә

Яңа правалар гамәлдә

1 апрельдән транспорт хуҗаларына яңа төрдәге йөртүче таныклыклары бирелә башлады. Тик бу әлегә кадәр кулдагы "права"ларны кичекмәстән алыштырырга кирәк дигән сүз түгел, аларның срогы чыккач кына яңа төрдәгеләре тапшырылачак.

-Йөртүче таныклыгының арткы ягы үзгәрде: анда элеккеге 9 категория янына категория аслары өстәлде. М - мопед, скутер, А1 - двигателе 125 куб сантиметрга, егәрлеге 11 килоВаттка кадәр җиңел мотоцикл, В1 - квадроцикл, трицикл, С1 - авырлыгы 3,5тән 7,5 тоннага кадәр, тагылмасының авырлыгы 750 килограммнан артмаган йөк автомобиле, D1 - йөртүче урыныннан башка 8дән алып 16га кадәр пассажир утыргычлы автобус, С1Е (С, С1 категорияләре керә) - составы 12 тоннадан, тагылманың авырлыгы 750 килограммнан арткан автопоезд, D1Е (D, D1 категорияләре дә керә) - гомуми авырлыгы 12 тоннадан артмаган,тагылманың авырлыгы 750 килограммнан арткан, пассажир урыны 8дән күбрәк булган зур автобус йөртүчеләргә бирелә. Моңарчы трамвай, троллейбус дип атап йөр-телгән категорияләр башкача Тm, Тb дип аерым билгеләнә,- дип аңлатма бирә ЮХИДИ нең район бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов.
-Йөртүче таныклыгында тулы категория булса, шул төрдәге категория асты да бирелә. В, С, D категорияләре белән идарә итү тәҗрибәсе 1 елдан да ким булмаган йөртүче кабат әзерләгәннән соң ВЕ, СЕ, DЕ категорияләрен дә ала алачак. С1Е, D1Е категория асларын алу өчен дә йөртү стажының 1 елдан ким булмавы шарт.
Яңа норматив документ "права"га имтихан бирүгә дә үзгәрешләр кертте. Хәзер В һәм С категорияләрен 17 яшьтән имтихан биреп алып була. Ләкин йөртүче таныклыгы 18 яшьтә генә бирелә. Пассажир ташучы транспортка категория алу өчен сынау бирү яше, киресенчә, 1 елга артты. Андыйлар хәзер 21 яшьтә генә имтиханга килә алалар. Ә 65 яшькә җиткән гражданнарга йөртүче хокукын 5 елга бер раслап торырга туры киләчәк.
Автомат тапшырулар коробкасы булган автомобильләрдә имтихан бирүчеләрнең таныклыкларына АТ дигән тамга куела. Аларга механика трансмиссияле автомобильләрне йөртергә рөхсәт бирелми. Киресенчә булганда ике төр автомобиль белән идарә итәргә мөмкин.Узган ел юл йөрү кагыйдәләренә яңа категория, категория аслары кертелде, тик ул йөртүче таныклыгында билгеләнмәде. Транспортның авырлыгына, егәрлегенә, йөк күтәрешлелегенә, пассажир сыйдырышлылыгына карап үзгәреш кертү күптән кирәк иде. Яңа төр "права" алуда бернинди авырлыклар булырга тиеш түгел,- ди ул.
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тиешле категорияләре, категория аслары булмаган йөртүчеләрне эшкә җәлеп итсәләр, юридик затлар 100 мең сум, вазифаи затлар (механик) 5 мең сум күләмендә штрафка да тартылырга мөмкиннәр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа правалар гамәлдә