Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яңа орлык сортлары

Орлыкның сорт сыйфатлыгы-ул авыл хуҗалыгы культурасының билгеле бер сортын билгеләүче билгеләр җыелмасы. Сорт-ул селекция нәтиҗәсендә билгеле бер файдалы яисә декоратив сыйфатка ия булган үсемлек культурасы төркеме.

-Сортлы культура орлыкларын чәчкәч без югары сыйфатлы товар җитештерәбез. Сортлы орлыклар арасында гибрид сорт дигән төшенчә дә бар. Гадәттә, болар "F1", "F" тамгасы астында йөриләр. Гибрид-ул бер һәм бердәнбер тапкыр барлыкка китерелгән сорт, ягъни мондый гибрид сортлы орлыкны бер тапкыр гына чәчәргә мөмкин. Гибрид сортлы үсемлекләрдән алынган орлыкларны икенче елга чәчкәч, аның уңышы нинди булачагы турында беркем дә белми. Гибрид орлыкларны икенче буын чәчкәндә сорт сыйфатлары бөтенләй бүтәнчә дә булырга мөмкин,-ди ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы Раил Әбүзаров.

Ә менә гибрид сортлар ГМОдан (геномодифицированный организм) нәрсә белән аерыла соң? "Аерма бар һәм шактый", -ди Раил Әбүзаров бу уңайдан. Раил Әбүзаров аңлатуынча, ГМО ул трансген орлыклар. Әлеге орлыклардан үстерелгән үсемлекләрне исә генномодифицированный организмнар дип атыйлар. ГМО орлыклардан беркайчан да тулы кыйммәтле орлык булмаячак, алар үсәргә, продукция бирергә сәләтсез булалар.

-Генетиклар организмның гена матрицасын үзгәртергә өйрәнгәннән соң элек без фантастик романнардан гына укып белгән күп кенә мөмкинлекләр ачыла. Мәсәлән, бәрәңге генына чаян генын кертеп, бәрәңгене корткыч бөҗәкләр саклау ысулы уйлап табылган. Бүгенге көндә чүп үләннәренә каршы сибелгән пестицидларга реакциясе булмаган ГМО үсемлекләр барлыкка китерелгән. Салкынга, эссегә чыдам вариантлар да байтак. Шулай итеп пестицидларның һәм гербицидларның зур дозаларына каршы тора алучы соя, кукуруз, рапс, бәрәңге, бодай үсемлекләре орлыклары барлыкка китерелгән,-дип аңлатма бирә Раил Әбүзаров.

Беркайчан да артык өлгермәүче һәм үзенең товар сыйфатын югалтмаучы ГМО помидор сортлары да уйлап табылган икән хәзер. Мондый помидорларның геныннан "картаю гены" "алып ташланган".

F1 гибриды белән ГМОның аермасы ничек күренә соң? Раил Әбүзаров аңлатуынча, тышкы кыяфәтләре буенча алар аерылмыйлар. Ә менә маркировкалау буенча аларны аерырга мөмкин икән. ГМО орлык төргәкләренә F1 тамгасы да куела, әмма F1 язмасы астына кечкенә шрифт белән башка латин алфавиты хәрефләре дә куела.

-Россия Федерациясе дәүләт сорт комиссиясе белдерүенчә, дәүләт реестрындагы селекция өлкәсендә ГМО сортлы авыл хуҗалыгы орлыклары юк. Мондый сортлы орлыкларны җитештерү Россиядә тыелган,-диде Раил Әбүзаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орлык сатып алу