Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яңа елда пиротехник әйберләр белән сак булыйк, дуслар

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен пиротехник әйберләр: петарда, фейерверк, ракеталар, салют, хлопушка, бенгаль уты кебек уенчыкларга тартыла башлыйбыз. Балалар бигрәк тә. Менә шуны истә тотып пиротехник эшләнмәләрне куллану кагыйдәләрен тагын бер искә төшереп узу зыян итмәс! Шушы хакта район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары, подполковник Марат Хуҗиев түбәндәгеләрне сөйләде.

Пиротехника, күпме генә ышандырсалар да 100%ка куркынычсыз була алмый. Тиешле кагыйдәләрне саклап ясалмаганы бигрәк тә! Ул вакытыннан алда, тиеш булмаган юнәлештә шартлап зур җәрәхәтләр китерергә мөмкин. Шуңа күрә салют, фейерверк, петардаларны алганда ук зур игътибар таләп ителә. Контрофакт товар алу куркынычы да зур. Пиротехниканы бары тик олылар гына сатып алырга тиеш һәм балаларга бары тик олылар барында гына аларны куллану рөхсәт ителә!

- Сатып алганда сатучыдан товарның сертификатын сорагыз, анда нәкъ шушы товарның куркынычсызлык тикшерүен узуы күрсәтелгән булырга тиеш;

- Пиротехник товарның срогы чыкмаган булуын тикшерегез (иң күбендә 2 ел булырга мөмкин)...

- Кулланыр алдыннан товарның куллану инструкциясен уку таләп ителә. Анда ничек дөрес итеп кулланырга икәне тәфсилләп язылган булырга тиеш.

Пиротехник эшләнмәләрне дымлы һәм 30 градустан югары температурада, тиз янып китүчән әйберләр һәм җылыту приборлары янында саклау тыела. Сүз уңаенда иң күп кулланылучы петардалар турында аеруча ассызыклыйсым килә. Петарданы тартмасыннан чыгарырга, кул сузымы ераклыгында гына шырпы кабыннан кабызырга һәм кешеләр, хайваннар, төзелеш корылмалары, тиз янып китүче предметлардан ким дигәндә 5 метр ераклыкка ыргытырга! Исегездә тотыгыз: петарданы сызгач та ыргытырга кирәк. Кулда шартлау куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк! Ыргытылган петардага, шартламаса да ким дигәндә 15 минут дәвамында аңа якынлашырга ярамый. Фейерверк һәм салютларны торак урыннардан ким дигәндә 20 метр читтә генә кулланырга ярый. Агач арасында куллану да кагыйдәләргә каршы килә. Фитилен кабызган вакытта биткә якын китермәскә. Фитилне кул ераклыгына сузылып кабызырга. Ул 6-8 секунд яна, аннан чыккан очкыннар тиз генә сүнми һәм нык кына пешерә ала. Ракета, фейерверкларны кешеләргә зыян салмасын өчен бик сак кулланырга кирәк. Кайвакыт карга урнаштырылган ракета авышып кешеләр төркеменә атарга мөмкин. Шуңа аларны урнаштыруга да зур игътибар таләп ителә. Пиротехник эшләнмәләрне җилле вакытта кулланырга рөхсәт ителми. Балалар пиротехник җиһазлар белән шаярышмасын, ул уенчык түгел! Пиротехниканы төшереп җибәрергә, бигрәк тә кеше аяк астына ыргыту тыела. Хлопушка һәм бенгаль утыннан кала барлык төр пиротехниканы кулдан җибәрергә ярамый. Кабызылган пиротехник эшләнмәгә инструкциясендә язылганнан якын килмәгез. Пиротехниканы кесәләрдә йөртмәгез, фейерверк өстенә иелмәгез! Пиротехник эшләнмәләр әйләнеше сферасында хокук тәртибен бозган өчен эчке эшләр хезмәткәрләре административ беркетмә төзергә дә хокуклы. Бәйрәмнәрегез күңелле һәм имин үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел пиротехника